Социаль контракт нәрсә ул?

Узган ел кешегә ярдәм итү максатыннан социаль контрактлар төзелә башлады. Хөкүмәт пенсия яшенә якынлашып килүчеләрне укыта, аз керемле гаиләләргә эш табарга булыша. 2019 елда республикада 3500 социаль контракт төзелгән.

Акчалата ярдәм

Әлмәттә яшәүче Ләйсән һәм Хәлил Насыйбуллиннар социаль контракт хакында очраклы ишетә. Алар өч бала тәрбияли. Олы балалары – инвалид. Ун яшьтә булса да, аның артыннан гел җыештырып торырга кирәк. Балаларның уртанчысы – 8, кечесе  2,7 яшьтә. Ләйсән гел өйдә, сабыйлар янында. Авыру баланы кешегә калдырып булмый, ашатырга, эчертергә, астын алмаштырырга кирәк. Кул белән генә җыештырып бетерә торган түгел, юа торган тузан суырткыч та кулланалар. “Аның бик файдасын күрдек, – ди Хәлил. – Безгә узган ел районның социаль яклау бүлегеннән  җиһаз алырга ярдәм иттеләр һәм шуннан соң, “үзмәшгуль” буларак теркәлдек. Социаль контракт төзегәч, үз эшеңне ничек башлап җибәрергә өйрәттеләр. Моңа ышанып та бетмәгән идек, куркасы түгел икән. Бу программа эшли һәм кереме дә бар”. Хәлил ун ел эшләгән оешмада кыскартылуга эләккән. Хатыны эшләмәгәч, гаиләне туендыру – аның җилкәсендә. Ул элек тә “химчистка” эше белән шөгыльләнеп ала, ләкин вакытлыча гына, даими акча керми. Җиһазларны да гел алмаштырып тормыйча булмый. Нәкъ менә шул чорда “үзмәшгульлек” ярдәмгә килә. Юа торган тузан суырткыч хуҗалыктагы гына түгел,  башкаларның да йорт җиһазларын, келәмнәрен чистартырга ярап куя. Шуннан соң клиентлар саны артып китә.

Ютазы районында яшәүче 41 яшьлек Илфирә Мөдәрисовага да язмыш сынауларны мулдан әзерләгән. Ул 36 яшендә яман шеш белән авырый башлый, берничә елдан аягына операция ясата, ярты елдан инсульт кичерә. Элек сатучы булып эшләгән. Хәзер андый мөмкинлеге дә, сәламәтлеге дә юк. Бер елдан артык инде маникюр хезмәтен башкара. Тырнакларны өйдә бизи. Районның социаль бүлеге аша “социаль контракт” төзегән һәм аңа 25 мең сум акча биргәннәр. 15 меңенә маникюр өчен кирәкле аппаратлар, 10 мең сумына кош-кортлар һәм аларны ашатырга азык-төлек алган. Сул кулы хәрәкәтләнми, эшне уң кулы белән генә башкара. Сыңар кул белән бакчасында яшелчә үстерә, хуҗалыкта кош-кортлар асрый. Март аенда белемен күтәрү курсларында укыячак икән. Аның өчен дә 30 мең сум акчаны әзерләп торырга кирәк. “Бүген бөтен акча һөнәрне яхшылап үзләштерүгә, укырга итә. Укымыйча ярамый, көндәшлек зур, клиентларны җәлеп итәргә кирәк. Безнең шикелле кешеләргә хөкүмәт ярдәме бик кирәк”, – ди Илфирә.

Белемнең кирәге чыга

Балык Бистәсе районының Кече Укмас мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче 1964 елгы Зөлфирә Гәрәевага, пенсиягә якынлашып килүче буларак, район үзәгендәге агротехника техникумында оештырылган курста укырга киңәш итәләр. Ул анда компьютер белемен үзләштерә. Өч ай дәвамында атнага ике тапкыр район үзәгенә барып йөри. Хәзер бөтен нәрсә электрон форматка күчә. Шуңа күрә авылда яшәүчегә дә компьютерны белү бик кирәк. Олы кешегә аңа ияләнү җиңел булмаса да, мөмкинлекне беркадәр үзләштергәч, эшнең бермә-бер җиңеләйгәнен сизәсең. Зөлфирә дә тиешле программа базасын бик теләп өйрәнә.

– Районнан укырга тәкъдим булгач, сөенеп ризалаштым. Яңалыктан курыкмыйм мин, – ди ул. – Афиша язарга, презентация тутырырга өйрәттеләр. Интернетка керә башладым. Районда бара торган барлык яңалыклар белән танышам. Кемнәр нинди чаралар үткәрә, кемнәр килгән, кемнәрне чакырганнар – барысын да укыйсың, белеп торасың. Киләчәктә шуны ук үзең дә файдаланасың. Элек алай эшли белми идек, һәркем үз казанында кайнады. Курслар вакытында эш планы буенча график төзергә дә өйрәнеп кайттым. Мин нәрсә телим, укытучыбыз Инсаф Галимов шуны өйрәтте. Моңа кадәр компьютерда эшләми идем. Социаль челтәрләрдә дә теркәлдем, дусларым артты. Безнең авылда халык бик актив, спектакльләр дә куябыз. Узган ел Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” спектаклен сәхнәләштердек. Район күләмендә үткән җыр фестивальләрендә дә  катнашабыз. Компьютер курсында уку эшемдә бик ярдәм итәр дип уйлыйм.

Балык Бистәсе районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Гүзәлия Керженцева әйтүенчә, узган ел “Демография” илкүләм федераль проектның “Өлкән буын” проектында барлыгы 16 кеше укыган. Быел программа 50+ дип атала. “Ул программа турында халыкка бөтен җирдә сөйлибез. Сайтта мәгълүмат урнаштырылган, –ди үзәк җитәкчесе. –  2019 елда 15 кешене эш бирүче оешмалар соравы буенча укыттык, бер кеше эшләми иде, ул тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерде. Укып бетергәч, Иске Арыш авылында эшкә урнаштырдык. Авылда тракторда эшләүчеләр кирәк. Аңа уку вакытында 11 мең 280 сум стипендия түләнде. Быел шулай ук эшләүчеләр дә, эшсез калган кешеләр дә районда кирәкле һөнәрләргә укыячак”. Шуның берсе –  ЭВМ операторы, компьютерга өйрәтәләр. Олы яшьтәгеләрнең мөмкинлеге искә алына. Олы кеше, никадәр генә теләсә дә, эретеп ябыштыру һөнәренә тартылмый, ә компьютер белүнең көнкүрештә дә кирәге чыга. Хәзер торак-коммуналь хезмәтләргә түләү дә өйдән генә башкарыла. Зөлфирә бөтен кәгазь эшен компьютерда тутыра, барлык материаллар шунда саклана. Балык Бистәсе районында быел халык соравы буенча шоферлыкка, аш-су остасы һәм кондитерлыкка да укытмакчылар.

Фәния Арсланова    


Фикер өстәү