Спорт: 2010-2020 нче елларда нинди җиңүләр булган?

Ун ел эчендә булган спорт вакыйгалары ярыш, очко һәм медальләрдән бигрәк, Казан һәм Татарстанга танылу алып килде. Җәйге Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, футболда Конфедерация Кубогы, дөнья чемпионаты матчлары, Red Bull Air Race авиаузышлары башкаланы да, анда яшәүчеләрне дә үзгәртте. Казанда Олимпия Уеннарын оештыру тәкъдимнәре дә ешрак ишетелә башлады. Әмма допинг шау-шуы аркасында, бу хыялларның кайчан тормышка ашачагы әлегә билгесез булып кала.

Олимпиада димәктән, 2012 елда Лондонда узган Җәйге Уеннардан Татарстан спортчылары барлыгы ун медаль алып кайтты. Дүрт ел элек Рио-де-Жанейрода булган ярышларда исә якташларыбыз бер мәртәбә дә сөендерә алмады. Аның каравы, 2018 елгы Кышкы Олимпия Уеннары Татарстан спортчылары өчен уңышлы булды. Чаңгычылар Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская икесенә бер көмеш һәм ике бронза медаль отты. Фигуралы шууда команда ярышларында Евгения Тарасова иптәшләре белән бергә икенче булды. Россия спортчылары яулаган ике алтын медальнең берсенә исә милләттәшебез, нәсел тамырлары Актаныш районына барып тоташкан, спорттагы беренче адымнарын Әлмәт бозында ясаган Алинә Заһитова лаек булды.  

Командаларга килгәндә, бу көннәрдә Согуд Гарәбстанында чираттагы “Дакар” ярышына чыккан “КАМАЗ-Мастер” егетләре ун ел эчендә әлеге раллида сигез мәртәбә җиңү яулады. Эдуард Николаев – дүрт, Владимир Чагин – ике, Андрей Каргинов һәм Айрат Мәрдиев экипажлары берәр мәртәбә финишка беренче булып килде. 2011 елда Фирдәвес Кәбиров ярышларда катнашмый башлады. 2012 елда Владимир Чагин җитәкчелек эшенә күчте. 2014 елда исә Илгизәр Мәрдиев һәлак булды.

Зенит-Казан волейбол клубы ун ел эчендә сигез мәртәбә ил чемпионы булып танылды. Россия Кубогында һәм Суперкубокта – алтышар, ә Чемпионнар Лигасында биш тапкыр җиңүче булды. Бер мәртәбә клублар арасында дөнья чемпионатын отты. Хәзер Казан командасы яңарыш кичерә. Узган ун ел “Динамо-Казан”ның волейболчы кызлары өчен дә уңышлы булды. Алар Россия чемпионатында – алты, Россия Кубогында биш мәртәбә җиңү яулады. Берәр мәртәбә Чемпионнар Лигасында һәм клублар арасында дөнья чемпионатында беренче булды. 2016 елда Екатерина Гамова, Мария Бородакова һәм башкалар киткәч, командада яңарыш чоры башланды.

Татарстанның иң популяр командасы булган “Ак барс” ун ел эчендә ике мәртәбә Гагарин Кубогын отуга иреште. Шул арада команда тулысынчадиярлек үзгәреш кичерде. Ә менә Данис Зарипов әле дә уйный. 2013 елда Казаннан китеп, Магнитогорскида дүрт сезонда ике Гагарин Кубогын откан, аннары допинг куллануда гаепләнеп, ике елга дисквалификация җәзасы алган, соңрак ярлыканган хоккейчы “Ак барс”ның тере символына әверелде. Шулай да ун елның төп вакыйгасы – Казанда 2004 елдан бирле эшләгән Зиннәтулла Билалетдиновның китүе. “Ак барс” яңа унъеллыкка Дмитрий Квартальнов җитәкчелегендә керде.

“Рубин” футбол командасының да соңгы еллардагы тарихы баш тренер исеменә бәйле. Корбан Бәрдыев,Казаннан 2013 елда китеп, 2017 елда кабат әйләнеп кайтты. Ике сезон эшләгәч, юллар янә аерылды. Шушы вакыт эчендә футбол командасына дистәләгән уенчы килеп китте, дүрт тренер алмашынды. Әмма Бәрдыевның телдән төшкәне юк. 2012 елдагы Россия Кубогы, 2010 һәм 2012 еллардагы Суперкубоклар да аның хезмәте нәтиҗәсе.  

Татарның төп спорт төре һәм яшәү рәвеше булган көрәштә дә үзгәрешләр күп булды. Дистәләгән батыр үсеп чыкты, егетләр Универсиадада көчләрен күрсәтте, дөнья чемпионатларында бил алышты, башка милләтләрнең бәйгеләрендә җиңү яулады. Әмма кагыйдәләрнең еш үзгәрүе аркасында чыккан бәхәсләр дә тынмады. Үзебез булып кала алырбызмы? Киләсе ун елда әнә шул сорауга җавап эзләячәкбез. Узганында исә бер генә нәрсә үзгәрмәде: “Ватаным Татарстан” газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырган турниры гадәттәгечә иң көчле бәйгеләрнең берсе булып калды.  


Фикер өстәү