Студент еллары сагындырамы?

25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә. Социологик сораштырудан күренгәнчә, авырлыклар булуга карамастан, күп кеше белем алган елларын, иң рәхәт вакыт, дип искә ала. Шул ук вакытта матди якның кискен торганын да искәртәләр. Сез дә студент еллары гомерегезнең иң матур чоры дип уйлыйсызмы?

Илгиз Шәкүров, 4 нче курс студенты:

– Университетны тәмамларга ярты елым гына калып килә. Студент елларының матурлыгын, рәхәтлеген яңа гына аңладым кебек. Нигә дисәң, нәкъ менә шушы чорда син тормышта үз урыныңны эзлисең, яңа өлкәләрдә сыналасың. Өстәвенә син – ирекле. Ә яшь барган саен ниндидер чикләүләр барлыкка килә, ирек тә кими бит. Шуның өчен студент чорының кадерен белергә кирәк.

Рифат Сәлах, шагыйрь:

– Студент еллары – кеше гомеренең иң матур, ихлас, самими чоры. Безнең вакытта кызыгы да, авырлыгы да җитәрлек иде кебек. Әйтик, бүгенге студентларның мөмкинлекләре күбрәк. Хәзер элекке кебек китапханәләрдә утыручы юктыр. Без сәгатьләр буе китапны дәфтәргә күчереп язып утыра идек. Бүген барысын да интернеттан гына алып була. Китапханәгә керсәң, тиз генә телефонга төшерәсең. Шпаргалкаларны куллану да җайлырак. Имтихан бирәсе дә җиңелрәк кебек. Хәзерге студентлар боларның кадерен белсен иде.

Алмаз Мирзаянов, җырчы, юмор остасы:

– Студент елларын бергә узган сабакташларымны сагынам. Хәзер дә күрешкәләп торабыз, ләкин беребез дә теге вакыттагы самими шәкертләр түгел шул инде. Лениногорск музыка педагогия училищесында укыдым мин. Укыдым дип, укыттылар безне! Дөньядагы иң яхшы укытучылар шунда иде. Дәресне калдырсаң, тулай торакка ук килеп алалар иде. Тулай торак исә үзе –кызык тормыш. Киләсе клибымда бу чагылачак.

Сания Әхмәтҗанова, шагыйрә:

– Мин башта Арча педучилищесын тәмамладым, аннан соң читтән торып югары белем алдым. Ике яклы тәңкә кебек ул чорның хатирәләре. Түзелгән, тырышылган, тилмерелгән. Тәңкәне әйләндереп капласаң, шуның бәрабәренә җылыда, чистада, каләм генә күтәреп хезмәт ителгән. Яшьлектә “бәхет” төшенчәсенең нәрсә икәнен дә белмичә бәхетле булганбыз. Бәлки, үзебез студент вакытта кеше өстендә фатирда яшәгәч, ачлы-туклы диярлек гыйлем эстәгәч, айлар буе яңгырда-җилдә колхозда бәрәңге чүпләгәч, безгә бүгенге укучы яшьләр бик рәхәт яши кебек тоеладыр. Әмма һәр чорның үз кыенлыгы бар. Безнең яшьлектә матди кыйммәтләр түгел, рухи кыйммәтләр алга куелган иде. Менә шул тырышлык, интегүләрнең рәхәтен бүген күрәбез. Ни дисәң дә, ул чакларны кабат яшәмәс идем. Мин бүген күпкә бәхетлерәк.


Фикер өстәү