Светлана Захарова: Путин юлламасы халыкны яклауга юнәлтелгән иде

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы  кайбер  фикерләр белән кызыксынды. 

  Светлана Захарова, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Тулаем алганда, юлламаның күп өлеше социаль өлкәгә, халыкны яклауга юнәлтелгән. Бу – мәктәпләрдә балаларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итү, 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар тәрбияләгән аз керемле гаиләләргә социаль ярдәмне ныгыту. Медик буларак (коллегиядә булганга, юлламаның бер өлешен генә ишетә алдым), кадрлар  белән тәэмин итүдә максатчан юнәлешнең ныгытылуы сөендерде. Максатчан юнәлешнең амбулатор сырхауханә, ягъни дәвалауның беренче звеносына кагылышлы булуын да зур алга китеш дип саныйм.


Фикер өстәү