Сыер язмышында – халык язмышы? Халыктан сөт җыеп кайтканнан соң туган уйлар

Авылның, авыл хуҗалыгының чын хәлен ишетеп кенә түгел, күреп тә белим дисәң, халыктан сөт җыярга чык икән. Сыер асраучылар күпме, халык сөт тапшырамы, аның сыйфаты нинди, сөт җыючыларны ниләр борчый? Азнакай районының берничә авылында сөт җыеп карагач, әлеге сорауларга үзебез өчен берникадәр ачыклык керттек шикелле.

Сыер асраучылар кими 

Сөт җыярга без Беренче Май авылында яшәүче фермер Илмир Гарәфиевкә ияреп чыктык. Эш сәгатебез иртәнге бишенче яртылар тирәсендә башланды. Сөт җыючыныкы – тагын да иртәрәк. Мине кереп алганчы ук инде ул, фермасына барып, сөтне төяп килгән иде.

– Җәен иртәнге өчтә торам, – ди Илмир абый. – Малларны карагач, сөт җыярга чыгып китәм. Җиңел эш түгел инде. Җәе дә, кышы да, ялы да юк. Яңгыр яуса да, буран булса да, сөтне вакытында җыеп, илтеп тапшырырга кирәк. Азнакайдан кайткач, язын-җәен кырга чыгып китәм. Хатыным да, балалар да булыша. Ял көннәрендә, каникулларында иң төп ярдәмчеләрем – шулар. Узган ел мал караучы, сыер савучы алгач, эшләр берникадәр җайланды үзе.

Илмир Гәрәфиев барлыгы алты авылдан сөт җыя. Без исә Беренче Май, Таллы Бүләк, Карамалы авылларына һәм Октябрь-Бүләктәге фермерга кердек. Башка көнне ул  Кәрәкәшле һәм Урал авылларына бара. Кешеләр сөт җыючыны капка төпләрендә көтеп торадыр дип уйлаган идем. Күпчелек чыгып тормый, чиләкләрен генә калдыра икән. Аларны Илмир абый машинасындагы сөт мичкәләренә үзе алып сала. 10–30 литр тапшыручылар да, бик сирәк кенә 100 литр чыгаручылар да бар.

Әллә мәктәп елларындагы хатирәләр буенча, әллә туганнарым күпләп мал асраганга күрә, безнең якларда сыер савучылар күп, дип уйлый идем. Кызганыч, ялгышканмын икән. Гомер буе берничә сыер тоткан кешеләрнең дә малларын бетергәнлеген белгәч, әллә ничек булып китте. Үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, күңелнең авылны яшәтәсе, анда кайтып илһам аласы, ял итәсе килә бит. Сыер савучыларның  да күбесе өлкән яшьтәге абый-апалар булуын күрдек.

– Миңа 65 яшьтән артык инде, кызым. Ике сыер савам. Әлегә безнең кебекләр асрый малны. Аннан соң беркем дә калмас шул, – дип уфтанып алды Карамалы авылында яшәүче Миңнура апа.

Сыерларның шушы кадәр кимү сәбәпләре аңлашыла да кебек. Авыл картая, эш юк, яшьләр кими.

– Сыер асраучылар соңгы биш-алты елда аеруча нык кимеде, – дип көрсенә Илмир Гарәфиев. – Барысы да күз алдында бит. 65 хуҗалыгы булган Таллы Бүләк авылында, мәсәлән, җиде-сигез ел элек көтүгә 70ләп сыер чыга иде. Бүген анда көтү бөтенләй юк. Алты кеше сөт чыгара. Ә Карамалы авылында (район сайтындагы мәгълүмат буенча, биредә 207 шәхси хуҗалык исәпләнә) ике көтү иде. Узган ел көтүгә нибары 45 терлек йөрде. Алты кеше сөт тапшыра. Тагын берничә кеше сөтләрен үзләре сата. Үзебезнең авылда 60–80 тирәсе кеше яши торгандыр. Унлап кеше сөт тапшыра. Моннан халыктан кышын якынча 300 литр сөт җыям. Үземнеке 500 литрдан артык була. Җәен күбрәк җыела. Кәрәкәшле авылы зуррак. Анда мал тотучылар да күп. Утызлап кеше сөт тапшыра. Үзләре урнаштыручылар да шактый. 2009 елларда аларда да мал саны бик азайган иде. Хәзер кабат артты.

Авылларның мондый хәлдә калуы аны бик борчый, әлбәттә.

– Узган ел авылда ферманы тараттылар. Машина-трактор паркын да туздырып бетерделәр. Күпме кеше эшсез калды. Мин авылда 1992 елда эшли башладым. Ул вакытта фермада 1200 баш мал бар иде. Агрофирма эшли башлаганда, терлек саны 600–700 башка җитә иде. Бүген шуның берсе дә калмады. Ферма бетерелгәч, берничә кеше, шул исәптән өч балалы яшь гаилә авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Бер гаилә, мөмкинлекләре булмагач, улы белән кызын балалар бакчасына йөртми башлады. Шулай итеп, бакчага йөрүчеләр биш балага кимеде. Бүген авылда иң кечкенә балага – 2 яшь. Шуннан соң туучылар юк. Яшьләр ялкау түгел. Перспектива булса, алар да тырышып яшәрләр иде. Юк бит… Үземнең сыерларны бетерәсе килми әле. Һаман арттырам. Узган ел крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәрдем. Бездән башка тагын бер кеше күпләп мал тота. Ул көненә 140–160 литр чамасы сөт чыгара. Аннан соң, биш-алты мал асраучы тагын бер-ике гаилә бар. Калганнарында бер-ике генә сыер.

Сыйфат яхшы – бәя бар

Җыю пунктында сөтне 22 сумнан кабул итәләр икән. Халыкка 20 сумнан түлиләр.

– Сөтнең бәясе аның сыйфатына да бәйле. Ә ул, гадәттә, үзгәреп торучан була. Аксым өчтән дә түбән булырга тиеш түгел. Шуннан түбәнәйсә, сөтнең бәясе дә төшә. Халык су кушса, ул сыйфатка шунда ук йогынты ясый. Ә бәяне төшерәсе килми бит. Халыкка да яхшы бәядән түлисе килә. Бер атна чамасы элек сөтнең сыйфаты начарлана башлаган иде. Шикләнгән кешем дә бар. 2004 елның октябреннән бирле эшлим бит инде. Кемнең нинди сөт чыгаруын да, аның сыйфатын да чамалап әйтә алам, – диде юлдашым. Без сөт җыйган көнне шул хуҗалыкның сөтен анализ ясатыр өчен аерым шприцка салып алды.

Шул ук вакытта фермер сөтнең сыйфатына таләпләр артуын да яшермәде. Тикшерүләрнең дә катгый булуын әйтте.

– Соңгы елларда сөтнең сыйфаты яхшырды. Ул чагында су кушу очраклары күбрәк очрый иде. Шулай булса да, гел тикшереп кенә торырга кирәк. Күләмен арттырыр өчен сөткә су кушучылар әле дә бар… Мәсәлән, бер кеше 110 литр сөт сала иде. Сөтнең сыйфаты күренеп тора бит. Башта: “Авылыгызда су салалар икән. Тотсам, ул кешегә акча түләмим”, – дип, читләтеп кенә әйттем. Ике-өч көн кимеп торды сөте. Сыйфаты да артты. Аннан соң тагын начарланды. Тикшергәч, анализлары бик начар күрсәтте. Шалтыратып, әйбәт кенә итеп аңлаттым. Икенче юлы тапшырганда, өч чиләк сөте кимегән иде… Моннан тыш, элегрәк антибиотик күп чыга иде. Мал көзен черек алма, күгәргән печән, сенаж ашаса да, сөткә антибиотик булып чыгарга мөмкин. Аны кабул итмиләр, әлбәттә. Түгәсең дә, кайтып китәсең. Ә халыкка түләргә кирәк. Шуның аркасында сөт җыюдан туктаган кешеләр дә бар. Шуңа күрә безнең төп проблемабыз – антибиотик, чөнки бу – күп югалту дигән сүз. Ачыган, аертылган сөт алып чыгучылар да бар. Андыйлар белән дә көрәшәбез, – ди Илмир абый.

Халыктан күпме сөт җыелганын махсус дәфтәргә теркәп бара. Аннан соң әлеге мәгълүматларны ветеринария берләшмәсенә җибәрә. Андагы кеше исә аларны “Меркурий” системасына кертә.

“Су һәм антибиотик белән көрәшәбез”

Сәгать җидедә без инде Азнакайдагы сөт кабул итү пунктына килеп җиткән идек. Районның күпчелек фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сөтне нәкъ менә шушында китерә. Иң элек без алып килгән сөтне үлчәделәр. Бу көнне 1 тонна сөт җыйганбыз икән. Аннан соң аларны  суытырга куйдылар. Сөттән бушаган мичкәләрне Илмир абый шунда ук юып, чистартып та куйды.

Сөтне үлчәгәч, лаборант Җәүһәрия Бәдретдинова анализ алып, майлылыгын, ачыган-ачымаганлыгын, антибиотик булу-булмавын, аксым күләмен, тыгызлыгын тикшерде.

– Безнең өчен беренче урында – чисталык. Ул һәр җирдә дә: сөттә дә, җыела торган савытларда да булырга тиеш. Без инде су һәм антибиотик белән көрәшәбез. Кыш көне сөтнең майлылыгы яхшы була: 3,9–4,10 процент. 3,4 проценттан кимрәк сөт икенче сорт булып санала. Җәен күләме күп, ә майлылыгы аз була. Аның каравы, җәй көне сөт тиз ачып чыгарга мөмкин. Аксым су кушылмаган сөтләрдә 3,1–3,2 процентны тәшкил итә, – дип аңлатты Җәүһәрия Бәдретдинова.

Без китергән көнне дә сөтнең сыйфаты яхшы булды. Шикләнгән кешенең дә сөт анализлары начар түгел иде. Фермер әйтүенчә, сөтнең сыйфаты малның нинди ризык ашавына бик бәйле. Төрле өстәмәләр бирү сөтнең сыйфатын күтәрә.

– Илмир – райондагы иң таләпчән фермерларның берсе. Ул сөтләрен тикшереп кенә тора. Шуңа күрә аның сыйфаты күпчелек очракта яхшы була, – дип мактап алды лаборант авылыбызның сөт җыючысын.

Башкаларда ни хәлләр?

Азнакай якларында хәлләр менә шулайрак. Әмма вазгыятьне бер район мисалында гына карасак, дөрес булмас иде. Шуңа күрә башка районнардагы сөт җыючылар белән дә сөйләштек.

Ришат Нуруллин, Әлки районы:

Улым белән бергә дүрт авылдан сөт җыябыз. Хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Сөт бик нык кимеде, чөнки сыерлар юк. Узган ел гына туган авылымда 32 сыер бетте. Бер йорттан, лейкоз дип, ике сөтлебикәне эшкәртеп озаттылар. Сыер асрарлык кешесе дә юк бит инде авылның. Узган ел җәй көне 120 кеше сөт тапшырды. Алар ел ахырына тагын да кимеде. Халыкның да күбесе 50–55 яшьлекләр.  Дүрт авылга 1 мең 300 литр сөт тапшырдык. Аз бит инде бу. Сөткә су кушучылар бик күп. Антибиотик та еш чыга. Конкурентлык та көчле. Бездән тыш, авылда тагын ике кеше сөт җыя. Мин әлеге вакытта халыкка 22 сум 50 тиеннән түлим.

Миңзөфәр Исмәгыйлев, Балык Бистәсе, Олы Елга авылы:

– Күңелем төшкән чакка туры килдегез. Минем сөт эшкәртү цехым бар. Сөтне төрле җирләрдән китереп бирәләр. Зур күләмдә булмаса да, аз-азлап китереп торалар. Авылда кеше бетеп бара, сеңелем. Беркайда эшләргә кеше юк. Барысы да шәһәргә китә. Әле менә бер үзбәк малаен чакырган идем эшкә. Анысын да бүген таба алмыйм… Авылда минем кебек бер-ике фермер гына. Сыеры түгел, кешесе дә калмады бит инде авылның. Малы булмагач, сөте каян килсен инде? Бик аз. Әле шулай да үзебезчә тырышабыз. Тегеләй итәбез, болай итәбез. Бик авыр… Без дә эшне туктатсак, ничек була инде? Күңел әрни…

Зөһрә Садыйкова

 


Сыер язмышында – халык язмышы? Халыктан сөт җыеп кайтканнан соң туган уйлар” язмасына фикерләр

  1. Сыер асраучылар тугел, кешеләр бетә авылда. Яшләр калмыйлар хәзер. Җитэрлек күләмдә хезмәт хакы алып эшләрлек эше юк аның, шуның өчен аларны аңлап була.

Фикер өстәү