Түбән Кама сәнәгать зонасындагы складта 300 кв.метрга җәелгән янгын чыккан

Түбән Кама сәнәгать зонасындагы складта иртән янгын чыккан, бу хакта ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 6.24 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына склад бинасында янгын турында хәбәр килде.

4 минуттан соң 33нче номерлы янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре урында иде. Склад эчендә шул ук бинада җитештерелгән агач поддоннар януы ачыкланган.

7.10 сәгатьтә янгын сүндерелде. 280 квадрат метр мәйданда поддоннар янган.

 


Фикер өстәү