Түләүле юлда йөреп акча түләмәүче Россиялеләрне ничә сум штраф көтә

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына түләүле юлдан йөргән өчен түләмәүчеләргә штраф күләмен күздә тоткан Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр проектын кертте, дип хәбәр итә «Ъ».

Закон проекты нигезендә, җиңел автомобиль хуҗалары өчен штраф суммасы-2,5 мең сум, автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр өчен-5,5 мең сум тәшкил итәчәк. Басма мәгълүматлары буенча, Росранснадзор автомат камералар күрсәткечләренә нигезләнеп, җәза бирү турында карар чыгарачак. Шунысын да искәртергә кирәк, әгәр машина йөртүче 60 көн дәвамында түләүле юл хуҗасы алдында бурычларын түләсә, штрафны гамәлдән чыгарачаклар.


Фикер өстәү