Табиблар өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә

Медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Ул Социаль ипотека программасы буенча табибларга фатир бирүдә үзгәрешләр керүен әйтте. «Без республика җитәкчелегенә табибларга социаль ипотека буенча фатирны йомшаграк шартлар буенча бирү инициативасы белән чыктык. Өч еллык срокны көтмичә, фатир булса, шул ук елны бирүне килештердек», — диде. Быел 100 фатирдан башлауларын әйтте.

Илдар Фатыйхов, ике һәм аннан күбрәк ел эшләүче медицина хезәткәрләре социаль ипотека программасы буенча фатир алуга дәгъва кыла алуын искәртте. Казанда Республика клиник хастаханәсе янында йорт төзелүен, башка шәһәрләрдә дә табиблар өчен йортлар төзеләчәген белдерде.


Фикер өстәү