Табиблар артык авырлыктан котылуның гади ысулын атады

Артык авырлыктан котылу өчен эчә торган суны дөрес һәм даими куллану кирәк. Япон галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Табиблар иртән, уянгач ук, чәй яки кофе урынына бүлмә температурасындагы бер стакан су кулланырга киңәш итә. Шулай ук су эчкәннән соң тешләрне чистартырга, ә 45 минуттан соң иртәнге ашны ашарга кирәк.

Белгечләр әйтүенчә, сыеклык куллану ачлык хисен киметә. Иртәнге аштан соң ике сәгать дәвамында ашарга ярамый.

Шулай ук көн дәвамында балансланган туклану режимын сакласак, артык килограммнар акрынлап китәчәк, ә бер айдан соң кандагы шикәр өлеше һәм кан басымы нормальләшәчәк.

Япон табиблары мәгълүматлары буенча, ач карынга су эчү бер төн эчендә тупланган токсиннарны организмнан чыгарырга ярдәм итә, матдәләр алмашын, эчәклекнең эшен яхшырта һәм әче китерми.


Фикер өстәү