Табибларга пычак белән ташланган Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган

Табибларга пычак белән ташланган Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Медицина хезмәткәрләренә янаган өчен тоткарланган яшь кешегә наркотикларга тест узарга тәкъдим иткәннәр, ул уңай нәтиҗә күрсәткән.

Бу факт буенча кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау турында җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, полицейскийлар ир-атка наркотик матдәләр куллану турында административ эш кузгату мәсьәләсен дә карый.


Фикер өстәү