Татарстан җитештерүчеләре төбәк һәм федераль кибетләр челтәренә ничек үтеп керә?

Татарстан җитештерүчеләренә төбәк һәм федераль кибетләр челтәренә ничек үтеп керергә? Кызганыч, бу сорау беренче тапкыр гына күтәрелми. Фермерлар һәм арадашчылар, эре кибет вәкилләре белән очрашулар әледән-әле булгалап тора үзе. Кибет вәкилләре арадашчыларның тәкъдимнәре булмаудан, ә фермерлар кибет киштәсенә үтеп керә алмаудан зарлана. Бу проблемаларны чишәргә фестивальләр, фермер почмаклары һәм берләшү ярдәм итәрме? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә шушы сорауларга җавап эзләделәр.

Өлгерттек, сатасы калды

Фермерлар үстерергә дә, җитештерергә дә, төргәкләргә дә, продукциянең тышкы кыяфәтенә игътибар бирергә дә өйрәнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, узган ел гына тулаем эчке продукт барлык категориядә 250,8 млрд сумны тәшкил иткән. 1,8 млн тонна сөт, 500 мең тонна сыер һәм кош ите, 4,5 млн тонна ашлык, 2,8 мең тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге, 330 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә дә үсеш бар. Узган ел ит эшкәртү – 74,1, балык – 47,1, ярмалар – 31,5, атланмай – 33, ачытылган сөт продуктларын җитештерү 21 процентка арткан. Күләм арта, аны сатып алучыга илтеп җиткерәсе генә кала.

Бүген вазгыять ничек соң? Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда азык-төлек сатучы сәүдә челтәрләре 37,3 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе округында – 13 нче, Россия буенча 36 нчы урында тора.

Шул ук вакытта статистика мәгълүматлары соңгы елларда эре челтәрләрнең республика компанияләре белән күбрәк хезмәттәшлек итә башлавын да сөйли. Мәсәлән, зур кибетләрдә сатыла торган сөт ризыкларының 30 проценты – республика җитештерүчеләренеке. Тиз бозыла торган продукция күләме хәтта 80 процентка җиткән. Соңрак “Магнит” кибете вәкиле искәрткәнчә, республикадагы кибетләрдә икмәкнең – 95, сөтнең 50 проценты Татарстанда җитештерелгән. Герман Лернер фикеренчә, моңа ике як өчен дә уңышлы карар кабул итү нәтиҗәсендә ирешелгән. Шулай ук сатып алучыларның Татарстан товарларына ышанычы һәм аларның популяр булуы да зур роль уйнаган.

– “Магнит” кибетләр челтәре республика товар китерүчеләренең 120се белән эшли. Узган ел аларда 10 млрд сум, республикадан читтә 12 млрд сумнан артыграк Татарстан товары сатылган. “Х5 Ритейл групп” компаниясе (аңа “Пятерочка” “Перекресток”, “Карусель” кибетләре керә) кибетләрен республиканың 90 оешмасы товар белән тәэмин итә. Аларда 1,5 мең төрле товар сатыла. 2019 елда әлеге кибетләрдә Татарстан җитештерүчеләренең 6 млрд сумлык товары сатылган. Республикадан читтә 4 млрд сумга якын продукция сатылган, – диде ул.

Герман Лернер фикеренчә, фермерларның проблемасын чишүнең бер юлы – сәүдә челтәрләрендә фермерлар почмагын булдыру. Мондый почмаклар бүген “Магнит” кибетләрендә бар. Җитәкче башка төбәкләрдә дә фермер продукциясенә кызыксыну артуын билгеләп узды.

“Безгә сезнең куяннарыгыз кирәк”

Ләкин шул ук вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп узганча, кибет киштәләрендә үзебезнең продукция бик аз. Сәбәп нидә соң? Вак һәм эре җитештерүчеләр, кибет киштәсенә барып җиткәнче, нинди каршылыклар белән очраша? Республика эшмәкәрләренең үз товарларын зур кибет киштәләрендә күрергә теләве табигый. Кибет хуҗалары да каршы түгел. Таләпләрне үтисез икән, рәхим итегез! Алай гына да түгел, “Х5 Ритейл групп” компаниясе вәкиле Тимур Баймуллин үзләренең кибет киштәләрендә Татарстан продукциясенең күбрәк булуын тели.

– Кулланучылар аларга күбрәк ышана. Киштәдән иң элек үзләре белгән, урындагы товарны эзли. Аннан соң гына башкаларны карый. Шуңа күрә бу безгә шулай ук кирәк, – ди ул.

Тик кибет киштәләренә үтеп керү өчен, җитди таләпләрне үтәргә кирәк. Товар белән тәэмин итүче аны кибетләр сораган күләмдә китереп бара аламы, СанПиН кагыйдәләрен үтәргә, компаниянең сак хезмәте тикшерүенә, төргәкләргә һәм штрих-кодировкалауга булган аерым таләпләрне үтәргә ризамы һәм башка шундый таләпләрне башкарып чыга аламы? Хикмәт менә нәрсәдә.

– Шулай да без арадашчылар белән элемтәдә торабыз, эшләнеп бетмәгәнне эшләргә булышабыз. Татарстан белән эшләргә барлык мөмкинлекләребез бар, чөнки безнең компания республикада ике тарату үзәген ачты. Анда китерелгән продукция башка төбәкләргә дә китә, – диде ул.

Шуннан соң “Түбән Кама” кооперативыннан Евгений Абрамов:

– Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләренең продукцияләрен сатып алганда, бәядән бигрәк сыйфатка кайчан игътибар итә башларлар икән? – дип мөрәҗәгать итте.

– Без сыйфатка беренче чиратта игътибар итәбез. Ләкин безнең өчен яшелчә, җиләк-җимешләр – иң авыр тема, – дип җавап бирде аңа Тимур Баймуллин. – Монда аның формасы, сорты (бу аеруча бәрәңгегә кагыла) зур роль уйный. Аннан соң товар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Чөнки вак партияләр документлар һәм тикшерү эшләрендә өстәмә мәшәкать кенә тудыра. Тиешле таләпләрне үтәмәгән очракта, штраф салырга туры килә. Ләкин ул да безгә кирәкми, без аннан акча эшләмибез. Безнең өчен иң мөһиме – сыйфат.

Татарстан җитештерүчеләре белән башка челтәрләр дә эшләргә тели икән. Мәсәлән, “Лента” компаниясе вәкиле республикада алтынчы кибетләрен ачарга җыенуларын хәбәр итте. Ул төбәктәге эшмәкәрләр белән эшләргә теләүләрен, тик  беркемнән дә тәкъдимнәр булмавына борчылуын әйтте.

– Башка шәһәрләрдә фермер почмаклары эшли. Казанда да ачарга теләгебез бар. Тик, кызганыч, безгә беркем дә мөрәҗәгать итми. Мәсәлән, безгә кош, сыер, дуңгыз, куян ите җитми. Аларны җитештерүчеләр белән эшләр идек, – диде ул.

Берләшү кирәк   

Бердәмлек булмау, мөһим һәм кирәкле мәгълүматларны белмәү – Татарстан җитештерүчеләренең шулай ук зур проблемасы. Мәсәлән, “Казан” агросәнәгать паркында яшелчәләрне сатарга әзерлиләр, капчыкларга тутыралар. Ә фермерлар бу хакта белми дә икән хәтта. Агросәнәгать паркы директоры Олег Власовның:

– Без яшелчәләрне юа, кибет таләп иткән шартларга китерә алабыз. Моның өчен махсус җиһаз бар. Мондый урын Татарстанда ике генә, – дигән сүзләреннән соң кайбер фермерлар бу хакта беренче тапкыр ишетүләрен әйтте. Кайвакыт юрганны үзеңә тартканчы, бер-береңне ишетү, кулга-кул тотынышып эшләү дә җитә югыйсә.

“Фермерлар кибетләргә түгел, ә сатып алучыга йөз тотарга тиеш. Моның өчен аларга үз товарларын популярлаштыру, таныту өчен тырышырга кирәк”. Монысы – крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе, танылган эшмәкәр Алена Белоглазованың фикере.

– Әгәр кулланучы безнең продукцияне сатып алырга тели икән, ул үзе үк, кибеткә кергәч, аны эзләячәк. Маркетинг мәсьәләсе – зур бурыч, – ди ул.

Аның фикеренчә, товар җитештерүчене танытыр өчен, төрле фестивальләр, халык күп килә торган чараларда катнашу бик мөһим.

– Мондый чараларда катнашыгыз, беренче карашка файдасы юк кебек тоелса да, киләчәктә бу сезгә ярдәм итәчәк. Сезнең хакта сатып алучыгыз белә башлый, – дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә.

Шул ук вакытта ул республика җитештерүчеләре өчен товарны төргәкләү һәм документ эшләренең зур проблема булып калуын да яшермәде. Бу мәсьәләдә аларга ярдәмчеләр кирәклеген әйтте.

– Фермер хуҗалыклары эре оешмалар белән көрәшә алмый, әлбәттә. Шуның өчен безгә аерым хуҗалык булып түгел, ә берләшеп эшләү кирәк, – диде.

Фермерның фестивальләр һәм маркетингка бәйле тәкъдимен Марат Җәббаров та хуплады.

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров сәүдә челтәрләре арасында бурычларын түләргә ашыкмаучы оешмалар барлыгын да әйтте.

– Фермерлар товарлары өчен акчаны вакытында алырга тели. Зур булмаган хуҗалыклар өчен бу бик мөһим. Шуңа күрә эре кибетләр вакытында түләү җаваплылыгын алырга тиеш, – диде ул.

“Аквапродукт” кооперативы рәисе Рөстәм Сафиуллин фикеренчә, соңгы вакытта сатып алу да кимегән.

– Кешеләр сәламәтлегенә, тәмле һәм файдалы ризыкка акча кызганмый. Ләкин азрак һәм арзанрак продукция ала. Әгәр һаман да шулай дәвам итсә, монда яңгыраган мәсьәләләр авырлашачак кына, – дигән фикерен җиткерде ул.

Аңлашылганча, зур кибетләр челтәренә Татарстан товарларын кертү ике як өчен дә кирәк. Тик уртак фикергә килү, бер-берсенә баш бирү генә авыррак. Җитештерүченең товарын яхшы бәядән сатасы килә, таләпләрнең дә бераз йомшаграк булуын тели. Кибетнең исә үз сүзе – сүз. Алар товарның үзкыйммәтен кабат карап чыгарга һәм тикшерүләргә әзер булырга чакыра.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү