Татарстан Президенты «Камаз-мастер» командасын «Дакар-2020» халыкара раллиенда җиңүләре белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Камаз-мастер» командасын «Дакар-2020» халыкара раллиенда җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинны җиңү белән котлады.

«Чын күңелдән барыгызны да «Дакар-2020» халыкара раллиенда искиткеч җиңүегез белән котлыйм, — диелгән телеграммада. — Сез Согуд Гарәбстаны чүлен җиңдегез — бу сезнең профессиональ осталыгыгызның яңа үре, Россия һәм «КАМАЗ» ГАҖнең чираттагы казанышы. Сезнең искиткеч җиңүегез шулай ук туган республикагызга ТАССР 100 еллыгына матур бүләк була.

«Йөк машинасы да оча ала икән», — шулай диләр тугры җанатарларыгыз «КАМАЗ-Мастер» командасы хакында. Бу матур метафора гына түгел, бу штурманнар һәм механикларның югары дәрәҗәдәге осталыкларына тапкырланган пилотлауның югары техникасы да. Нәкъ менә шундый мактауга лаеклы профессиональлекне бу ике атна дәвамында Чаллы узышчылары күрсәтте. Бөтен экипажларга, техник ярдәмчеләр төркеменең алтын кулларына, ару-талуны белмәгән җитәкчеләрегезгә һәм команда белгечләренә яхшы эшегез һәм максатыгызга тугрылык өчен рәхмәт белдерәм. Нык, бердәм, ярдәмчел коллектив эшкә алынса гына, «КАМАЗ»лар чыннан да оча һәм яңа үрләргә менә ала.

Җиңүне якынлаштырган һәрберегезгә яраткан эшегездә уңышлр, ныклы сәламәтлек, иминлек, спортта уңышлар телим. Котлыйм!».


Фикер өстәү