Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәртипле студент иде, махсус предметлар белән кызыксынды һәм спорт белән актив шөгыльләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Президентының курсташы, Казан авыл хуҗалыгы институтында аның белән бергә укыган Хәмзә Тимриев сөйләде.
«Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт җыйнак, игътибарлы һәм пөхтә булды. Студентларның гомуми массасыннан аны иптәшләренә, укуга һәм укытучыларына аерым якын килү аерып тора иде. Ул һәрвакыт ягымлы иде, бүлмәгә кергән кешене кире борып чыгармады. Мин алар янына тулай торакка бара идем, без бергә уку буенча биремнәр эшләдек», — дип уртаклашты Хәмзә Тимриев.
Казан авыл хуҗалыгы институты студентлары укыган вакытта Ленинград, Пермь, Мәскәү өлкәсе һәм Волгоградка производство практикасына барган.