Татарстанда җиңел машина йөртүчесе юлда утырып торган ир-атны таптаткан

Татарстанда җиңел машина йөртүчесе юлда утырып торган ир-атны таптаткан. Ир-ат үлгән. Бу турыда һәлакәт урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз корреспонденты хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә 17.30 сәгатьтә Сарман-Чаллы юлында, автошәһәргә 15 чакрым кала булган.

«Лада» автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе сүзләренчә, үрдән төшкәндә юл уртасында ул кеше утыруын күргән. Автомобильче кешене бәрдермәскә тырышкан, әмма тайгак юлда машина белән идарә итеп бетерә алмаган.


Фикер өстәү