Татарстанда һава торышы кабат үзгәрә

29 гыйнварда, чираттагы атлантик циклон йогынтысында, Татарстанда һава торышы яңадан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Вакыты белән республика территориясендә кар явачак, көндез урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык хасил була. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк.

Татарстан синоптиклары элек, башлангыч фаразлар буенча, 29 гыйнварда төбәк «атмосфера фронтлары йогынтысында ерак атлантик циклон иңкүлегенең алгы өлешендә булачак», дип билгеләп үткән иде.

Төнлә көчле салкыннар да булу ихтималы зур: -19, ә аязган вакытта-25 градуска кадәр суытачак. Көндез исә һава температурасы -6дан алып -11 градуска кадәр фаразлана. Татарстанның көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында җылырак, көнчыгышта салкынрак булачак.


Фикер өстәү