Татарстанда 506 гаиләдә игезәкләр туган

Татарстанда хатын-кызлар ана булырга ашыкмый. Бала табучы гүзәл затлар – уртача 29 яшьтә. Бу мәгълүматны ЗАГС идарәсенең еллык утырышында хәбәр иттеләр.

Иң өлкән әнигә – 49 яшь. Ул Чаллыда яши. Иң өлкән әтигә исә – 63 яшь. Ул – Аксубайдан, аның гаиләсендә бишенче сабый дөньяга килгән. Сүз уңаеннан, республикада 2019 елда 43180 сабый дөньяга аваз салган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 3613 балага кимрәк. Яңа туган балаларның 48,8 проценты – кызлар, 51,2 проценты – малайлар. Республиканың 506 гаиләсендә – игезәкләр, ә алты гаиләдә өч игезәк сабый туган.


Фикер өстәү