Татарстанда Идел аша ике боз кичүе вакытлыча ябылуның сәбәбе билгеле

Җылы һава торышы аркасында Татарстанда Идел аша вакытлыча ике боз кичүе ябылачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген җылы һава торышы һәм бозда колея ясалу сәбәпле, Идел аша ике боз кичүен туктатырга карар кылынды. Яшел Үзән — Карамалы Тау һәм Аракчино маршрутлары буенча кышкы юллар бүген 21.00 сәгатьтә ябылачак.

Юл кичүе ачылу турында соңрак хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү