Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтлаячаклар

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды — федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк. «Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», — диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.

Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» — илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.


Фикер өстәү