Татарстанда коммуналь хезмәт тарифлары күпмегә артачак?

 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика өчен 4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән күрсәткечләрдән артмаячак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство рәисе Александр Груничев сөйләде.

«Халык өчен тарифлар, электр энергиясеннән тыш, төп чиктән түбәнрәк булды. Шулай итеп, республикада тарифларның үсеше — рөхсәт ителгән дәрәҗә кысаларында, аерым предприятиеләрдә тарифлар хәтта кимеде дә», — диде ул.

Әйтик, 2020 елның 1 июленнән газга уртача тариф 3 процентка артачак, җылылык энергиясе һәм канализация 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка артачак.

2020 елга кабул ителгән тарифны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләвенең тулаем үсеше 1 июльдән 4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән чиктән артмаячак.


Фикер өстәү