Татарстанда һава торышы үзгәрә: кайчан җылыта?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч мәгълүматларына караганда, Татарстанда киләсе атна башында тагын җылыта.

Бүген, 10 гыйнварда, республикада юеш кар, буран көтелә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәчәк, юлларда бозлавык хасил булачак.

Шимбә көнне, 11 гыйнварда исә төнлә -8, урыны белән аязган вакытта -13 градуска кадәр суыта, көндез -1..-6 градус. Урыны белән бераз кар көтелә.

Якшәмбегә каршы төндә, 12 гыйнварда, термометрның терекөмеш баганасы -11 градуска кадәр төшә, бераз кар яварга мөмкин. Көндез -2..-7 градус.

Инде киләсе атна башында ук Татарстан «чираттагы төньяк-көнбатыш циклонның һәм аның атмосфера фронтларының җылы секторында калачак». 13 гыйнварда көндез кар һәм юеш кар явачак, аны яңгыр алыштырачак. Урыны белән буран көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев фаразлавынча, аномаль җылылык аркасында Казанда Крещение салкыннары булмаска да мөмкин.


Фикер өстәү