Татарстанлыларга дуңгыз чумасы яныймы?

Африка дуңгыз чумасы Татарстанга якынайган. Бу хакта Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов әйтте.

«Узган һәм бу атналарда Ульяновск өлкәсенең Кузоватов һәм Самара өлкәсенең Кошкин районнарында үле кабаннарның патологик материалында инфекция табылу турында хәбәрләр килде. Кыргый хайваннарда АЧС вирусы авыру таралуына сәбәпче», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өстәмә саклану чараларын кайгыртырга тиешлеген искәртте. Дуңгызчылык предприятиеләренең ябык режимда эшләвен тәэмин итү, ферма хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының урманнарга барышын чикләү хәерлерәк.

Бүген ветеринария хезмәткәрләре Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чиктәш районнарда шәхси хуҗалыкларга кереп йөриләр. Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар уздырылган.

«21 гыйнварда республика территориясенә Африка дуңгыз чумасын кертмәү буенча Республика штабының ашыгыч утырышы уздырылды. Аның карары министрлык-ведомстволарга, район башлыкларына, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә җибәрелде», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Узган елда Африка дуңгыз чумасы Кытай, Корея, Африка илләрендә теркәлгәнен әйтте. «Тулаем алганда, бүген республикада хайваннарда йогышлы авырулар буенча вазгыять уңай», — диде идарә җитәкчесе.

«Татар-Информ» 

Фикер өстәү