Татарстаннан 50 кеше «Россия лидерлары 2020» конкурсында катнашачак

Татарстан «Россия лидерлары 2020» конкурсының ярымфиналистлар саны буенча Идел буеның төбәкләре бишлегенә керде. Түбән Новгородта узачак ярымфинал ярышларында республикадан берьюлы 49 кешесе катнашачак. Бу хакта конкурс матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярымфиналга дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 335 катнашучыны чакырдылар. Түбән Новгородтан — 48 кеше, Самара өлкәсеннән — 41, Башкортстаннан — 50, Татарстаннан 49 кеше катнашачак», — дип хәбәр итә оештыручылар. Ульяновск өлкәсеннән һәм Марий Элдан конкурста катнашучылар аз булачак. Бу регионнарның һәрберсеннән ярымфиналга бары тик җиде кеше генә чыккан.

Гыйнварның соңгы көнендә Түбән Новгородта кабат компьютер тесты узачак, анда катнашучылар онлайн-этап нәтиҗәләрен расларга тиеш булачак. Әгәр дә конкурсант кабат компьютер тестын уза алмаса, ул алдагы сынауларга кертелмәячәк.

Ярымфиналның ике төп көнендә, 1-2 февральдә конкурста катнашучыларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә һәм финалга чыгу өчен үзләрендә бәя бирү чараларында көрәшергә туры киләчәк. Программада мастер-класслар һәм төрле аналитик эшлекле уеннар планлаштырылган. 2 февраль кичендә йомгак ясалачак һәм Идел буе федераль округыннан финалистлар билгеләнәчәк. Аларны Сочига конкурс финалына чакырачаклар.

«Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры һәм «Россия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров хәбәр иткәнчә, Россиядә барлыгы 11 ярымфинал узачак. Аларның сигезе төбәк, ә өчесе ярымфинал булачак. Ярымфиналда 3,3 мең идарәче катнашачак, шуларның 300е финалга узачак. Алар барысы да белем алу өчен 1 млн сум күләмендә грант алачак. Конкурста 100 катнашучы җиңүче булачак. Аларның остазлары илнең әйдәп баручы идарәчеләре булачак.

«Россия лидерлары» конкурсы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты — лидерлык сыйфатларының һәм идарә итү компетенцияләренең югары дәрәҗәсенә ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. 2020 елда конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 68 иленнән 233,8 меңнән артык гариза кергән.


Фикер өстәү