«Татарстанның иң мөлаем энҗе бөртеге-2019» титулының иясе билгеле

Әлмәттә яшәүче кояш кызы Аделина Хәлилова инвалид хатын-кызлар арасында VI республика бәйгесенең финал тамашасында туган шәһәренең данын лаеклы яклады.

Аделина таләпчән жюри хөкеменә режиссер Максим Апраксин җитәкчелегендә куелган «Бәхет» бию номерын тәкъдим итте. Аңа «Фристайл» ансамбле биючеләре Дарина Владимирова, Анастасия Вершинина һәм Дамир Гайсиннар ярдәм итте.

Әйтеп бетерә алмаслык җылылык, нур балкышы һәм югары дәрәҗәдә башкару осталыгы бәйге кунакларының һәм тамашачыларның күңел түрләрендәге иң нечкә хисләрен кузгатып, йөрәкләренә сары май булып ятты. Бәйгегә әзерлек барышында Чулпан һәм Григорий Абрамовлар видеосюжетлар белән зур ярдәм күрсәтте, ә залда яшь йолдызчык өчен туганнары, якыннары, укытучылары җан атып утырды.


Фикер өстәү