Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Фәрит Хәнифов билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Фәрит Хәнифов билгеләде. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә җиткерделәр.

Әлегә кадәр Фәрит Хәнифов «Главгосэкспертиза России» оешмасының Казан филиалы белән җитәкчелек итте.

Билгеле булганча, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын моңа кадәр җитәкләгән Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләделәр. «Мин ерак китмим. Чөнки безнең алда торган бурычларны бергә үтәячәкбез», – диде ул.

 

 

 


Фикер өстәү