Тест: Акча тота беләсезме?

Һәр “әйе” җавабы өчен – 2 балл, “юк” җавабы өчен 0 балл өстәлә.

  1. Кирәкмәгән әйбер сатып алган өчен үзегезне еш битәрлисезме?
  2. Сатып алган әйберне кире илтеп тапшырганыгыз бармы?
  3. Кәеф күтәрү өчен генә кибеткә йөргән чакларыгыз буламы?
  4. Кибеттәге товарлардан күзләр камаша, кайсын алырга белгән юк… Әмма, ахыр чиктә, сез бер кирәкмәгән әйбер алып кайтасыз… Таныш халәтме?
  5. Үзегезгә: “Башка кирәкмәгән әйбер сатып алмаячакмын!” дип вәгъдә биреп тә, сүзегездә тормаган чакларыгыз еш буламы?
  6. Үзегезнең акчагызны тотып бетереп, чит кеше акчасын да туздырганыгыз бармы?
  7. Буш вакытыгыз күп булганда, яисә кәефегез кырылганда иң беренче эш итеп кибеткә чабасызмы?
  8. Кибеткә бер әйбер алырга дип кереп, бөтенләй икенче нәрсә күтәреп чыккан чакларыгыз бармы?
  9. Урам буйлап һава сулап йөргәндә дә, очраган бер кибеткә кереп, акча туздырып чыга торган гадәтегез юкмы?
  10. “Үземә тагын әллә никадәр акча сарыф иттем инде”, – дип үз-үзегезне битәрләгән чакларыгыз еш буламы?

Нәтиҗә:

06 балл: Сездә кибеткә бәйлелекнең эзе дә юк! Акчаны да тота беләсез.

812 балл: Акчаны юкбарга туздырырга яратасыз. Сезнең кебекләр, “сатып алам, әмма хәзер үк түгел” дигән кагыйдәгә таянып эш итсә, яхшыБашта яхшылап уйланыгыз. Ошаткан әйберне биш көн узгач та, һичшиксез кирәкле, дип санасагыз, аны курыкмыйча сатып ала аласыз.

1420 балл: Сатуалу сезнең өчен баш бәласенә тиң гамәл. Шуңа күрә ниндидер кыйммәтле әйбер сатып алырга җыенсагыз, үзегез белән берәр кешене ияртегез. Сезне җиргә төшерерлек аек акыллы кеше булсын ул! Хезмәт хакы алган көнне кибеткә барудан да тыелып торыгыз. Сезнең өчен кибеткә исемлек белән йөрүдән дә яхшысы юк. Үзегез белән андагы әйберләргә җитәрлек күләмдә генә акча алып барсагыз, кирәкмәгән әйбер җыеп кайту куркынычы янамас. Кибет “чире”ннән арынуның башка юлларын табарга тырышыгыз. Фитнесклубка яки биюгә йөрсәгез дә, комачау итмәс.


Фикер өстәү