Торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен бурычларны коллекторлар кайтартачак

Россиялеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча бурычларын түләттерүне коллекторлык агентлыкларына йөкләтергә ниятлиләр.

Мондый чара билгеле вакыты чыккан бурычларны кире кайтару буенча яңартылган закон проектында каралган, дип хәбәр итә «КоммерсантЪ».
Мәгълүматларга караганда, әлеге проект коллекторлык эшчәнлеген җайга салуны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем тарафыннан тикшерелгән. Проектның яңа вариантында профессиональ коллекторлардан коммуналь хезмәтләр өчен русиялеләрнең бурычларын түләттерү хокукы каралган.

Моннан тыш, ике дәүләт реестрын булдыру күздә тотыла, анда, торак милекчеләре ширкәтләреннән тыш, бурычларны кире кайтару белән шөгыльләнүче коллекторлык оешмалары һәм башка компанияләр турында мәгълүматлар булачак. Барлык оешмалар да бурычлы кешеләр белән алып барылган сөйләшүләр язмаларын ике ел дәвамында сакларга тиеш булачак.

Хәзер проект эшләп бетерелә.


Фикер өстәү