Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының яңа башлыгын тәкъдим итте. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.
Песошин Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин боерыгы белән Ирек Фәйзуллинның РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнүен искәртте.