Түбән Камада 2 көн рәттән кибеттән ашамлык урлаган хатынны тоткарлаганнар

Түбән Камада росгвардиячеләр ике көн рәттән кибеттән ашамлык урлаган хатынны тоткарлаган, дип хәбәр иттеләр көч ведомствосы матбугат хезмәтендә.

Кичә кич патруль хезмәте инспекторлары Урман урамында урнашкан кибеттә хәвеф сигнализациясе эшләве турында хәбәр алды. Урынга барып җиткән хезмәткәрләр, кибет администрациясенең касса аркылы ике мең сумлык товар урлап алып чыгарга теләгән 29 яшьлек кызны тоткарлавын белеп алган.

Күзәтү камералары язмаларыннан күренгәнчә, әлеге ханымның узган көндә дә кибеткә килүе ачыкланган. Ул чакта ук аның үз-үзен тотышы сак хезмәткәренә шикле тоелган булган. Видеодагы язмаларда, шул ук ханымның үткән көнне дә як-ягына карана-карана урланган ашамлыкларын киеме эченә яшереп, берни дә булмагандай, кибеттән чыгып китүе күренә.

Элегрәк тә караклык өчен хөкем ителгән хатынны тоткарлыйлар һәм алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.


Фикер өстәү