Укытырбыз да, уйнатырбыз да. Мәдәният министрлыгы җыелышында яшь белгечләрне җиргә беркетү юлы табылды

Киңәйтелгән утырышларда мода күрсәткәннәре юк иде әле. Мәдәният министрлыгының еллык җыелышы төрле халыкларның биюләре, милли киемнәр тәкъдим итү белән башланды. Быел хәтта видеоролик та аерылып тора. Анда мәдәният министры Ирада Әюпова “Кем идек, асылыбыз нәрсәдә?” дигән сорауга җавап эзли. Милли бизәк нәрсәне аңлата, милли кием безгә генә кызыклымы, мәдәни код нәрсәдән гыйбарәт – шулар бәян ителә.
Мәдәният министры: “Киемдә, архитектурада үзенчәлекләр юкка чыкты, без акрынлап үзебезнең асылыбызны югалтабыз”, – дигән фикерен җиткерде. Мондый шартларда мәдәни сәясәт нинди юлдан китәчәк? Ирада Әюпова юнәлешнең ике өлештән торганын искәртте:
– Бер яктан, безнең бурыч – республикада яшәүче халыкларның һәм кунакларның этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек, аңа иҗади һәм һөнәри үсеш тәэмин итәрдәй тирәлек тудыру. Икенче яктан, безгә, кече ватаныннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең дә ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, Россия киңлекләренә һәм халыкара мәйданга чыгарга кирәк. Һәр ике очракта да мәдәни байлыкларның адреслы булуы мөһим.
Әлеге сүзләрдән соң министр, яшенә карап, халыкны “Беби бумер (1946–1960), Х (1961–1983), Y (1983–1995), Z (1996 елдан бүгенгәчә) буыннарына бүлде һәм һәрберсенә нинди мәдәни продуктның кызыклырак булачагын билгеләп узды. Әйтик, өлкән буыннар өчен районнар буйлап “Илһамият” концертлары оештырылачак, Х буыны мәдәни бизнес-проектларга җәлеп ителәчәк, балалар һәм үсмерләр өчен махсус проектлар артачак. Баксаң, нәкъ менә балалар өчен мәдәни продукт азрак икән бездә.
Министрның мәдәният белгечләрен эшкә тарту буенча тәкъдимнәре игътибарны җәлеп итте. Авыл җирлегенә кайтып эшләргә риза булган белгечләргә 50, 100 мең сум күләмендә ярдәм бирүдән тыш (аны алган белгеч авылда кимендә 3 ел эшләргә тиеш), ул яшь белгечләргә җир бирү мәсьәләсен дә күтәрде:
– Югары белемле белгечләрнең бик азы гына авылга кайтырга риза. Җир кишәрлеге бирү өстәмә стимул булыр иде. Җир кодексына тәкъдимнәрне әзерләдек, бу процессны башлап җибәрү 2020 елга планлаштырыла, – диде министр.
Кайтып эшләүче яшь белгеч Айдар Әбдрәхимов чыгышын барысы да истә калдырды. Яшь белгеч Президентның да, Мәскәү кунакларының да игътибарын җәлеп итә алды:
– Хәтта ресторанда чыгыш ясасаң да отышлырак. Мәктәпкә кайту өчен, белмим, фанат булырга кирәктер инде. Мин дә ул акчаны алдым. Чынлыкта ул барабан алырга да җитми… Җир бирелсә, ул, чыннан да, зур стимул булыр иде.
Югары Ослан музыка мәктәбендә эшләгән бу белгеч Иннополиста үз мәктәбенең филиалын булдырырга җыенуын әйтте һәм сыйныфны музыка кораллары белән тәэмин итүдә ярдәм сорады. Нәтиҗәсе бар: Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова грантлар белән танышырга һәм бу грантларны алырга шәхсән үзенең ярдәм итәчәгенә ышандырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айдарны консерваториядә укырга кандидат дип билгеләп үтте:
– Министр, коллегияне үткәрү урыны итеп, Иннополисны билгеләгәч, бу артыграктыр, дип уйладым. Ләкин монда килгәч, аның дөрес карар кылганына инандым. Без заманнан калышмыйбыз. Бу – Давостагы кебек, цифрлаштыру, укыту, интеллект. Монда бар да бар. Без хәтта аларны азрак уздырганбыз да. Күргәзмәләр саллы. Әсгать Сәфәровка модель бизнесы ошады, миңа – бию. Бар да матур һәм дәрәҗәле булды. Ә Айдарны консерваториядә укытырбыз, музыкаль инструмент белән дә тәэмин итәрбез. Ул бик яхшы фикер әйтте. Яшь белгечләргә ярдәм итүнең төрле юлларын табарга кирәк. Авыл җирлекләренә кайтып эшләргә ризалашкан яшьләргә җир бирергә кирәк. Бер тапкыр бирелә торган акча яхшы, әмма кешене җиргә беркетү тагын да яхшырак. Без бик күп төзекләндерәбез. Меңләгән мәктәпне тәртипкә китергәнбездер. Хәзер музыка мәктәпләренә алындык. Ләкин анда яхшы укытучылар булмаса, безнең бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Инфраструктурага күп игътибар итәбез. Ләкин мәсьәләгә һәрьяклап игътибар бирергә кирәк. “Тальян” программасын башлап җибәрдек. Музыка мәктәпләрен милли уен кораллары белән тәэмин итәргә кирәк. Милләтләр – безнең байлыгыбыз. Без – бербөтен. Шушы бербөтенлекне саклау һәм үстерүнең төрле юлларын эзлибез.
Утырышта Татар китабы йорты директоры Луиза Шарова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифаларын башкаручы Роза Әхмәдиева, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов та чыгыш ясады. Алар барысы да “Мәдәният” илкүләм проектының үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Сүз уңаеннан, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Татарстанның “Мәдәният” илкүләм проектындагы бурычларны арттырып үтәгәнен әйтте:
– Татарстанның күрсәткечләре ил буенча иң яхшыларының берсе. Статистика күрсәткечләрен карасак, мәдәни оешмаларда 20 миллион кеше булган. Бу Россия күрсәткечләреннән 27 процентка артыграк. Икенче төрле әйткәндә, Татарстанның һәр кешесе ел буена уртача 6 мәдәни тамаша караган. Республика – Идел буе федераль округында иҗади чаралар, гастрольләр, фестивальләр саны буенча да лидер. Музейга халыкны җәлеп итү буенча исә өченче урынны алып тора.

ВРЕЗКА
Татарстанны быел тагын нинди мәдәни яңалыклар көтә?
– Озак еллар аренда мәйданы булып хезмәт иткән Казан циркы үз программаларын әзерли башлый. Узган ел шундый 5 тамаша куелган да инде. Бу тамашалар хисабына керем алу биш тапкыр арткан. ТАССРның 100 еллыгына цирк милли программа әзерли.
– ТАССРның 100 еллыгына Алафузов театры, Юдино һәм Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йортлары ачыла.
– Чаллы драма театры һәм Милли китапханә яңа бинага күчә.
– Чаллы курчак театры бинасында ремонт эшләре төгәлләнәчәк.
– “Мәдәният” илкүләм проекты нигезендә Әлмәттә орган залы төзү планлаштырыла.
Ольга Ярилова журналистлар белән очрашуда, яңа кинотеатрлар ачылу, модельле китапханәләрнең җиһазлануы, виртуаль концерт заллары барлыкка килү турында да сөйләде. Федераль белгеч республиканың иҗади инициативаларына ярдәм итәчәген дә әйтте.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү