“Улым, ватаныңа кайт!”

2010 елда Тукай рухын барлап Казахстанга, Кытайга сәфәр чыккан идек. Бу хакта китап та яздык. Инде менә тагын кайбер хатирәләрне барлап утырам.

Кытайда безне зурлап һәм шаккатып каршы алганнар иде. Шаккатулары шунда: мәсәлән, Чүгүчәк шәһәренә инде бер гасыр буе Казан татарының аяк басканы булмаган. Шуңа күрә кардәшләребез безгә айдан төшкән кешегә караган кебек гаҗәпләнеп карадылар. Безне күрергә бар татар укымышлылары җыелды. Ата-бабалары сөйләве буенча, алар хәтта тамырларының Татарстанның кай төбәгеннән икәнен дә беләләр иде. Төп ватаннарына бик кайтасылары килә иде аларның.

Колҗа шәһәреннән Гыйззәтулла Хәсән турында аерым язасым килә. Без кайтып, берничә ай үткәч, Казанга килде ул. Аның уе татар җирен күреп кайту гына  түгел, шушында кайтып төпләнү булган. Кытайда туып, шунда гаилә корган, бөтен гомерен шунда яшәгән Гыйззәтулланың, картлык көнендә дигәндәй, Татарстанга күченеп кайту теләге мине аптырашта калдырган иде. “Синең кебек милләт балалары Кытайда да кирәк бит”, – дип тә карадым. Ә ул: “Әти, тарихи ватаныңа кайт, дип васыять әйтеп калдырды”, – дип авызны каплый килде. Бер ел да булмады, гражданлык хокукы алу өчен документлар да җыеп килде бу. Әмма, документларында ниндидер төгәлсезлекләр булу һәм безнең законнарыбыз һаман үзгәреп тору сәбәпле, гражданлык алу мәсьәләсе хәл ителмәде. Хезмәттәшем Фәния Әхмәтҗанова аны тиешле оешмаларга үзе җитәкләп бармакчы иде, әмма Гыйззәтулла: “Миңа депутатлар, җитәкчеләр булышырга вәгъдә бирде”, – дип тынычланып йөрде. Ул үзенең рухы белән Татарстан кешесенә әйләнеп тә беткән иде бугай. Хәтта Лаеш районының Кече Елга авылында кечкенә генә бер йорт та сатып алды. Әй, сабый бала кебек шатланып сөйли иде ул татар җирендә өйле булуына. Казан университетында кытай телен укыту турында да хыялланды. “ВТ”га Тукай турында, Кытайда яшәүче татарлар турында кечкенә генә язмалар, шигырьләр дә алып килә башлады. Аларны газета битләрендә күргәч, бәхет кошы тоткандай шатлана иде. Әмма аңа тарихи ватанына кайту насыйп булмады. Документларын төзәттереп-яңартып, Казанга биш-алты мәртәбә килде ул, әмма аны, документларың дөрес түгел, дип кире бора тордылар.

Соңгы килүендә аның йөзе бик борчулы иде. Бер-ике көн кырынмаган бите суырылып калган, өстендә без күреп ияләшкән әйбәт костюм түгел.

“Кире кайтмыйча булмый, саубуллашырга кердем”, – диде ул һәм шул китүеннән югалды. Соңыннан гына ишеттек, Россиягә еш чыгып йөргән татарларны, Кытайга кайтуга, кулга алып, тәрбия лагерьларына озатканнар. Ул лагерьлар төрмәдән дә яман икән дигән сүзләр дә күп булды. Бөтен милекләрен конфискацияләгәннәр икән, дип тә сөйләделәр. Кытай татарларының мул тормышта яшәүләрен, күбесенең үз йортлары белән торуларын күреп кайтканга, аларның шундый язмышка дучар ителүләрен ишетү, әлбәттә, бик авыр иде. Россия җитәкчелеген узып, безнекеләр берни дә эшли алмаячак, ә Россиягә синең Кытайда яшәүче татарың бер тиенгә дә кирәк түгел. Соңгы вакытларда Россиянең Кытай белән якынаюы күңелдә “тычкан уты” хәтле генә өмет уята үзе. Иң аянычы, тәрбия лагерьларына җибәрелгән милләттәшләребез турында бүгенгә кадәр бернинди мәгълүмат та юк. Кытайның ябык ил икәненә үзебез дә төшенгән идек инде. Чөнки сәфәргә чыккан журналистыбызның берсе – Рамилә Газизуллинаны Чүгүчәктәге матур йортларны фотога төшереп йөргән өчен прокуратурага алып киткәннәр иде. Ярый әле, шәһәрдә татар үзәген җитәкләүче Зәйтүнә аны бәладән йолып алып кайтты, юкса Рамиләбезне “Россия шпионы” дип гаепләмәкче булганнар.

Үз тарихында татарыбыз нинди генә язмышлар кичермәгән! Ә Гыйззәтулла язмышы – бүгенге тарих. Әле чит-ят җирләрдә безнең күпме татарыбыз бәргәләнеп яшидер, араларында, әтиләре васыяте буенча, тарихи ватаннарына кайтырга, шунда соңгы сыену урыны табарга теләүчеләр дә бардыр. Әмма аларга ярдәм итәргә безнең, дәрт булса да, дәрман җитеп бетми.

Россия хакимияте чит җирләрдә яшәүче урыс кардәшләрне кыерсытуга юл куймас өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана. Безгә шуңа җиң очына сүгенеп утырырга гына кала, ахрысы. Аптыраганнан гына әйтәм инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү