Урамда башка кимичә йөрү нәрсәсе белән куркыныч?

Салкын вакытта баш киемен кимичә урамда йөрү куркыныч. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта кисәтә.

Еш кына кышкы чорда урамда яки ачык спорт мәйданчыкларында баш киемсез яшьләре дә, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин.

Галимнәр исбатлаганча, бүрексез йөрергә мөмкин булган иң түбән температура -5º С тәшкил итә. Бу вакытта һава коры, җилсез булырга тиеш. Кар, яңгыр яуса, салкын җил искәндә, баш киемен уңай температурада да кияргә кирәк.

Артык суыну иммунитетның гомуми кимүенә һәм кискен ялкынсыну процессларының үсеш куркынычы артуга китерә. Баш мие тышчасының ялкынсынуы — менингит аеруча куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.

«Татар-Информ»

Фикер өстәү