“Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчесе Артур Шәйдуллин: “Һәр драматург үзенчә хыялый кеше”

Быел “Яңа татар пьесасы” татар театры дөньясына яңа исем ачты. Хәер, драматург Артур Шәйдуллинны әдәбиятта яңа кеше дип әйтеп булмый. Аның “Кояшка юл” (“Долгая дорога к солнцу”), “Йөрәк яралары” (Шрамы на сердце”) романнары 3 мең тираж белән нәшер ителеп, ярты ел эчендә сатылып беткән. Автор фантастиканы үз итә, бәйгедә җиңгән пьеса да шул жанрда. Без аның белән яшьләр иҗаты, театр проблемалары турында фикер алыштык.

– Сез – белемегез буенча юрист. Бер караганда, әдәбияттан ерак белгечлек…

– Мин – кечкенәдән әдәбиятка тартылган кеше. Мәктәпне тәмамлагач, театр юнәлешендә укыйсым килә иде, ләкин ул ният барып чыкмады. Шулай тиеш булгандыр инде. Тумышым белән мин – Чаллыдан. Әти-әнием – бирегә КамАЗ төзелешенә килгән комсомол яшьләр, энтузиастларның берсе. Шунда эшләгәннәр, танышканнар, гаилә корганнар. Туксанынчы елларда исә, Алабугада фатир алганнар. Минем балачагым шушы шәһәрдә узды. Мәшһүр беренче татар гимназиясендә укыдым. Балачагым, үсмер елларында татар китаплары бик күп иде. Чөнки бу – советлар иле таркалып, татарга беркадәр хөррият килгән еллар. Миңа Алабуганың беренче балалар бакчасы – “Салават күпере”нә йөрү насыйп булды. Тәрбиячебез безгә Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әкиятләрен укырга ярата иде. Күрәсең, мистикага тартылу шуннан башлангандыр. 12–13 яшьләрдә әнинең китапханәсеннән Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога”, Ибраһим Сәлаховның дәһшәтле әсәрләрен укыган идем инде. Мәктәп программасындагы китапларны да сыйныфташларымнан берничә елга алдан укып бара идем. Уку дигәннән. Алабугада хәзер татар китаплары сатыла торган кибет юк. Укырга яратучылар китапханәгә барып укый. Драматург буларак, мин үземә китапханәдән атнасына өч китап алырга дигән план куйдым. Рабит Батулла, Зөлфәт Хәким, Ркаил Зәйдулла, Туфан Миңнуллин, мәсәлән. Бу юлы китапханәче Туфан Миңнуллин җыентыкларының берсен генә укырга бирә алды. Калганнары кулда, ди. Димәк, кеше китап укый. Ләкин без теләгән дәрәҗәдә үк түгел.

https://vatantat.ru/2019/11/kurchak-teatryny%d2%a3-s%d3%99hn%d3%99-artynda-nil%d3%99r-bar/

– Мистика дигәннән, татарның фантаст язучысы Адлер Тимергалин иҗаты белән танышмы сез? Гомумән, бу жанр бүген ни хәлдә? Бүген дөньяны шаулаткан фантастлар күренми дә кебек.

– Иң беренче укыган фантастик әсәр – Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” китабы иде. Әлбәттә, Адлер абый иҗатын да өйрәндем. Аны төнлә, әниләрдән качырып кына юрган астында укыганым истә. Бүген бу жанрда Марат Кәбиров яза. Аның “Убырлар уянган чак” романы искиткеч! Башка язучылар юк дип әйтмәс идем. Хикмәт, гомумән, әдәбиятның популярлыгы кимүдә.

– Беренче китабыгыз рус телендә чыккан, хәзер татарча язасыз. Бу – принципиаль адыммы?

– Беренче ике романым фантастика жанрында үсмер чакларда языла башлап, 27 яшьләрдә язылып бетте һәм басылып та чыкты. Хәзер мин аларны интернетта кулланыштан алдым. Чөнки фантастикага хас булганча, анда сурәтләнгән кайбер күренешләр тормышка ашты. Бу – үзенә күрә сәяси низаг чыгу мөмкинлегеннән саклану. Чөнки мин – сәясәттән ерак кеше, ә андагы хәлләр фон өчен генә язылган иде. Андый күренешләр фантастикага хас нәрсә ул. Әйтик, хәзерге казанышлар 200 ел элек Жюль Верн кебек фантастларның әсәрләрендә тәфсилләп бәян ителгән. Беренче әсәрләремне мин өйрәнчек дип бәялим. Ә инде татар телендә яза башлау, чыннан да принципиаль адым иде. Чөнки туган телдә язу күңелгә якынрак.

– Русча язу – рус мохитендә үсү аркасындамы?

– Мин татар мохитендә үстем, ләкин соңгы дистә елда эшчәнлегем рус мохитендә бара. Урыс телле кешеләр белән аралашам, документ эшләре урысча башкарыла. Үскәндә исә татар бакчасына йөрдем, татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә татар телендә укыдым. Хәтта 5,6 сыйныфларда гарәп, немец телләрен өйрәндек.

– Бүген Алабугада татар теле ни дәрәҗәдә кулланыла?

– Шәһәрдә урыс телле халык күп, анысы хак. Ләкин бит берәү дә беркемне дә туган телен өйрәнүдән, аны кулланудан тыймый. Минем улым бакчада татар балалары төркеменә йөри, татарча сөйләшә. Татар төркеменә йөртәбез, ләкин, балабыз урысча сөйләшә, дип әйтүче гаиләләрдә, кагыйдә буларак, ата-ана бала белән урыс телендә аралаша. Гомумән, татар теле кыен хәлдә калыр, юкка чыгар дигән фаразларга ышанмыйм. Бу – телгә вакытлыча төшкән күләгә генә. Ул кырауга бирешмәс, киләчәктә чәчәк атар дип уйлыйм.

https://vatantat.ru/2019/12/kamal-teatrynda-premera-ta%d2%a3batyr-yugalgan-bajlykny-ezli/

– Шулай да, ике ел элек татар теле авыр хәлгә калгач, мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре башлангач, телне яклап җырчылар урамга чыкты, хокук белгечләре актив булмады. Язучылар да шауламады…

– Вазгыятьнең чишелеше – халыкның үзендә. Мәсәлән, Кавказда халыкның 96 проценты туган телен өйрәнә, анда тел проблемасы юк. Мин, татар теле авыр хәлдә дип хафаланмыйм. Чөнки татар яшьләре, татарча сөйләшкән балалар күп. Әле бит бу – Алабуга кебек урыс телле шәһәрдә. Вазгыятьнең сәбәбе дә – үзебездә. Чөнки без, бигрәк тә минем буын, тел мәсьәләсендә җебегәнрәк булдык. Шул ук язучылар, рәссамнар – без үзебезнең татар мохитебезне булдыра алмыйбыз. Рус телле яшьтәшләребез күпкә активрак. Мәсәлән, Казанда “Угол” театр почмагы бар, Ижауда Валерий Шергин – драматургия тормышының әйдәманы, илһамчысы. Безгә дә бергә җыелырга, тупланырга кирәк. Безнең көч – бердәмлектә.

– Драматургия нәрсәсе белән отышлы?

– Туксанынчы елларда өйдә видеомагнитофон пәйда булды. Минем өчен шулкадәр зур байлык һәм зур мөмкинлекләр чыганагы иде ул. Җаена төшенеп алгач, әти, абыйлар алып кайткан фильмнар өстенә татарча спектакльләр яздыра башладым. Хәзер дә истә: бер кассетага ике спектакль сыя. Алар жанрлап туплана башлады. Үсә төшкәч, ул кассетаны авылдагы Юныс бабайга бүләк иткән идем. Ул туксан яшендә беренче тапкыр театр белән танышты. Сугыштан соң авылына кайтып, гомер буе Зәй районыннан ары китмәгән кеше ул. Менә шул бабай “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм “Су төбендә сөйгәнем” спектакльләрен карагач, Равил Шәрәфи иҗатына гашыйк булган да, мине Камал театрына алып барыгыз дип, туган-тумачасының җелегенә үткән. Балалары Норильск, Уфа, Мәскәү якларында яшәгәч, әтиләрен театрга йөртергә мөмкинлекләре булмагандыр. Ләкин Юныс бабай морадына иреште, Камал театрының Чаллыдагы гастрольләре вакытында “Сөясеңме, сөймисеңме” спектаклен тәки карады! Ике ел буе шуңа әзерләнеп, фотоаппаратларга кадәр сатып алган булган ул. Хыялын тормышка ашырды да, ике көннән бакыйлыкка да күчте бабаебыз. Быел “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә беренче урын алган “Сагынырсыңмы?” пьесасы геройлары прототибының берсе – менә шушы таныш бабай инде. Ни өчен драматургияме? Чөнки театр мине балачактан ымсындырды. Драматургиядә халыкны, аның холкын, кешеләрен ачу мөмкинлекләре күбрәктер дә әле. Ләкин бу прозадан тулаем китү дигән сүз түгел әле.

– Икенчедән, драматургия әсәрен визуаль карау мөмкинлеге бар. Автор өчен бу – зур бәхеттер. Сезнең пьесалар белән кызыксынучылар бармы?

– Күбрәк халык театрлары кызыксына. Мистика – театр өчен бик кулай жанр ул. Үзем өчен, мәсәлән, беренче мистик спектакль Михаил Булгаков әсәре буенча куелган “Мастер һәм Маргарита” булды. Татар театрына да мистика бик ятышлы. Бүген театр – тәнкыйть утына тотылган өлкәләрнең берсе. Әйтик, Чаллы театрын еш кына авыл комедиясен күп куялар дип тәнкыйтьлиләр. Чаллы өчен нәкъ шушындый спектакльләр кирәк тә инде. Чөнки театрга йөрүче өлкән яшьтәге кешеләр – кайчандыр төзелешкә килеп, бүген авылын сагынып яшәүчеләр алар.

Чыннан да, Туфан Миңнуллинның, драматург булу өчен әсәреңнең сәхнәдә куелуы кирәк, дигән сүзе бар. Минемчә, хәзер яшь драматург өчен әсәрнең куелуы бик мөһим түгел. Чөнки әсәрне театрга җибәрү аның өчен кулъязмаңны төпсез упкынга ыргытуга тиң. Түбән Кама һәм “Нур” театрлары, хатыгызны алдык, дигән җавап җибәрә әле. Анысы да шатландыра. Башкалардан еш кына бернинди җавап килми. Урыс телле театрларда вазгыять икенчерәк. Алардан икешәр битле хатлар килгәне бар. Анда персонажның ачылу ачылмавы, диалоглар – барысы да анализлана, бик файдалы киңәшләр бирелә. Шундый хатлардан соң мин бик күп теоретик әдәбият укыйм, үзем өчен яңа драматурглар ачам.

https://vatantat.ru/2020/01/ildar-yagf%d3%99rov-d%d3%99shmi-kalyrga-yaramyj/

 

– Татар театры кризиста дигән фикер еш ишетелә башлады.

– Алай димәс идем. Әмма яшьләрнең үзләренең иҗатын күрсәтү мөмкинлеге чикле.

– Шул ук вакытта, “Әлиф” иҗат берләшмәсе бар бит.

– Казанда. Ә читтә? Берничә ел элек Мәскәү бәйгеләрендә катнаша башлагач, социаль челтәрләрдә бик күп хатлар килә башлады. Нурлат, Актаныш, Азнакай, Әгерҗедә яшәүче егет-кызлар, хәтта Чабаксардан, Төмәннән, Сургуттан да, киңәш, теорияне ныгытыр өчен әдәбият сорап язадылар. Татар драматургиясе Казан белән генә чикләнмәгән бит. Болар яшь татар драматургиясенең потенциалы зур булуны күрсәтә. Ул барыбер үз вакытында бәреп чыгачак әле. Әлегә аларның мәйданы юк. Үземнән беләм, Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйни белән ярышу җиңел булмады, беренче урынны яулар өчен 5–6 ел кирәк булды.

Минемчә, татар драматургиясенә үз Колядасы кирәк. Николай Коляда яшьләр белән мәш килә. Институтта укыта, бәйгеләр оештыра, мәкаләләр яза, укулар уздыра. Аның укучылары – бөтен дөньяда. Уфада, мәсәлән, “Баллы, тирәкле Балтирәк” спектакле куелды. Аның авторы – Ангизә Ишбулдина – Коляда укучысы. Ярослава Пулинович та – Коляда укучысы. Түл җыеп, тәҗрибә туплагач, бәлки үзем дә Коляда кебек укучылар белән эшләүгә алынырмын. Чөнки миңа драматургия юк, дигән сүзләр ошамый. Ул бар, ул көчле, аны күрсәтергә мәйдан гына кирәк.

– Сәүдә өлкәсендә эшләү иҗатка комачаулыймы?

– Кеше арасына чыкмыйча, бикләнеп утырып кына драматург булып булмый, дигән фикердә мин. Көненә йөзләгән кеше белән аралашам, аларның холкын, үзенә генә хас сөйләмен, кабатларга яраткан сүзләрен аңыма сеңдерәм. Шуннан хыялда вакыйгалар куера башлый. Һәр драматург – үзенчә хыялый кеше. Иҗат кешесе, гомумән, хыялсыз яши алмый.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү