Ялгызларны кемнәр яратыр? Буйдаклар проблемасы турында

Буйдаклар проблемасы әти-әниләрне генә түгел, түрәләрне дә борчый 

Буйдаклар йөри картаеп – өйләнергә кеше юк…Кыз шәһәрдән кияү эзли – авылларда эше юк. Узган гасырның 90 елларында пәйда булган җырдагы бу сүзләр бүген тагын да ешрак яңгырый. Йорты салынган, машинасы алынган, малай гына үстерәсе калган. Анысына хатын кирәк. Бу мәсьәләне хәл итүгә җитәкчеләр дә алынмакчы. Районнарда ни эшләргә җыеналар? “ВТ” хәбәрчесе әнә шуны белеште.

2019 ел азагында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, өйләнешүчеләр санын арттыруны сорап, республикадагы район хакимият башлыкларына хат юллаган иде. Ул анда районда демография мәсьәләсенең ничек торуын, 30 яшькә кадәргеләрнең нишләп гаилә корырга ашыкмавын өйрәнергә чакыра. Шулай ук авылларда яшьләрне таныштыру, кавыштыру өчен шартлар булдыру, шул җәһәттән “яучылар клубы” шикелле оешмалар ачу кирәклеге дә әйтелә. Әлеге хатны барлык район башлыклары да алган. Кемдер проблеманы аңлаган һәм эшкә тотынган яки ул вазифаны бүтәннәргә йөкләгән. Кайберсе укыган да бу хакта “оныткан”. “Менә яучылык кына җитмәгән иде, безгә тагын нәрсә кушарлар да, нәрсә өмет итәрләр?!” – дип, Казаннан килгән хатны өнәп бетермәүчеләр дә байтак.

Актаныш районында да ялгызаклар мәсьәләсенең никадәр кискен торуын аңлыйлар.

– Без ай саен “Егерме бишенче форма” дигән җыелыш уздырабыз, – ди Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов. – Ничә бала туган, ничәсе үлгән, ни өчен? Районның баш табибы, социаль яклау бүлеге хезмәткәре чыгыш ясый, хәлне аңлата. Буйдаклар турында да хәбәр җиткереп торалар. Күпмесе кавышкан, ничә гаилә таркалган?.. Актаныш районында буйдак ир-атлар җиде йөзгә якын, ялгыз хатын-кызлар биш йөздән артык. Аңлыйбыз, аларны башлы-күзле итүдә бездән дә ярдәм кирәк. “Яучылык” белән шөгыльләнәбез, дип зурдан кубып әйтә алмасам да, очрашу кичәләре үткәрә башладык.

Чирмешән районы газетасы баш мөхәррире Кадыйр Гомәров әйтүенчә, проблемасы булса да, җирлекләрдә аны чишү юллары табылмаган әле.

– Ялгыз егетләр белән авыл тулган. Бер тапкыр өйләнеп карамаганнары да, аерылганнары да бар, – ди ул. – Байтагы әниләре белән төп йортта яши. Алар да үлеп китсә, ялгыз калачаклар. Совет заманында авылда эш булды. Шунда күрештеләр, очраштылар, кавыштылар. Хәзер анысы да бетте. Ул чорда һәр көнне клубта кино күрсәтәләр иде.

Клубка чыгу, кич утыру, озатышулар… Бүген яшьләр кич утыруның нәрсә икәнен дә белми. Кавышмыйлар, бала тапмыйлар. Безнең якта зур авылларда да, күп дигәндә, бер-ике бала туа. Бер пар кавышса, алары да шәһәргә китү ягын карый. Уйласаң, исең китә. Чаң сугарлык. Нәрсә көтә безне? Бала булмагач, мәктәп бетә инде, хөкүмәтне сүгә торган түгел. Яңа ачылган мәктәпләрдә дә укучылар саны бик аз. Яшьләр Чирмешәнгә якын шәһәрләргә – Самара, Әлмәт, Лениногорскига китеп урнаша. Олыгайгач, әби-бабай булгач, җирсеп, кире туган якка әйләнеп кайтучылар шактый. Тик алар белән демография мәсьәләсен хәл итеп булмый. Үзләре туган туфракка, нигезгә тартылса да, балалары, оныклары таш калада кала.

“Бармыйм, өйләндереп кайтырсың тагын…”

Яшел Үзән районының Олы Яке авылы җирлеге башлыгы булып озак еллар эшләүче Фирая Фәйзуллинага да ялгызаклар проблемасы таныш. Бу җәһәттән нәрсә генә эшләп карамаган. Әрләгән дә, тотып сүккән дә, үзем бер дигән кыз табып бирәм, дип тә әйтеп караган. Ләкин…

– Ул егетләрне өйләндерәм димә инде, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Нишләтеп кенә карамадык. Безнекеләрнең күбесе 50не узды инде. Эчмиләр, тартмыйлар, менә дигән тормыш алып баралар. Кайбер йортларда икешәр, өчәр өйләнмәгән егет. Бөтен эшне үзләре башкаралар, чиста-пөхтәләр. Тик өйләнмиләр… Шаккатам… Клубта “80 нче еллар дискотекасы” да эшләп карадык. Биюләрдә, уеннарда катнашып, сөйләшеп, көлешеп, хихылдап утыралар. Азактан ник берсе, әйдә, ярар, тормыш корам, дисен. Башка районнар белән дә сөйләшеп, тагын очрашулар уздырырга исәп бар. Берничә егетне, үзләренә алдан әйтмичә, район үзәгенә таныштырырга да алып барып кайттым. Шуны белеп алгач, хәзер анда барудан баш тарталар. “Бармыйм, өйләндереп кайтырсың тагын…” – диләр. Егетләрнең, бер карасаң, кызлар белән йөрисе дә килә кебек, тик өйләнүдән уттан курыккан кебек куркалар. Бөтен эшләре җайга салынган. Үзләрен генә карыйлар. Берсе, мин кеше белән тора алмыйм, туганнар кайткач та, кайчан китәрләр икән, дип йөрим, ди.

Фирая Фәйзуллина фикеренчә, безгә хәзер күбрәк мәктәп яшендәгеләргә гаилә, аның кыйммәтләре хакында сөйләргә кирәк. Кырыкны узгач, өйләнүләре икеле… Әти-әни дә бу мәсьәләдә нык торырга, балаларын иртәрәк гаиләле итү турында уйланырга тиеш. “Оят булса да әйтим, без яшь чакта кияүгә чыкканчы үбешергә дә читенсенә идек, аны гөнаһка санадык, – ди Фирая ханым. – Хәзер йоклап йөрүне дә бернигә санамыйлар. Билгеле бер сумма хакына килешеп, шәһәрдән авылга кайтып китүче кызлар да бар. Бөтен нәрсә ачык, элеккеге кебек яшерен хисләр, яратулар калмады, шуңа кызыгы юк. Яшьләр, телим икән – хәлвәсе, теләмәсәм, перәннеге бар, дип яши, җаваплылыктан кача, бала тапмый…”

Балтач районының Борбаш авылында яшәүче Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның да уйланулары нигезле. Җәлил хәзрәт әйтүенчә, ул мәсьәләне күп куерталар, эш тә алып барган булалар. Тик нәтиҗәсе төрлечә…

– Без аны күп анализладык инде, – ди баш казый. – Районыбыздагы өйләнмичә калган “яшьләр” хәзер 50 белән 65 арасында. Шуңа игътибар итәм: соңгы елларда 40ка кадәргеләре әкренләп гаилә корып бара. Өйләнми торган бер чор булып алды, ул узды кебек инде. Өйләнмичә калганнарын хатын-кыз янына кертеп, ябып куйсаң да юк… Аларны кавыштырып, демографияне дә көйләп булмый, картайдылар инде… Яучылар гына нишли алсын?!

“Кеше кавыштырып, башыңа бәла алма”

Булмый инде, булмагач, дип кул селтәргә ашыкмыйк әле. Арча районында да буйдаклар мәсьәләсен өйрәнә башлаганнар. Ул хакта районның хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина сөйләде. Арча районында 52 мең кеше яшәсә, ялгызаклар 2 меңнән артык икән. 25, 35 яшьлекләрне дә, пенсиядәгеләрне дә исәпкә алганнар. Авыл җирлеге башлыкларында барысы турында да мәгълүмат җыелган. Районда “Авыл яшьләре” дигән чара да үткәргәннәр. Дөрес, анда ялгызларның барысы да өелешеп килмәгән. Аеруча кызлар ояла, читенсенә. “Беренче чарага 20гә якын кеше җыелды. Бик күңелле узды. Аннары очрашуларны авылларда да үткәрә башладык. Яшьләр янында үрнәк гаиләләр дә чыгыш ясый, гыйбрәтле хәлләр турында да сөйлибез. Кызларга, бәхетне читтән эзләмәгез, сезнең бәхет шушында, дип әйтәбез. Акбүз атка атланган солтан көтеп, гаилә корырга соңга калмагыз, дибез. Бу әле эшнең башы гына. Иң мөһиме: бик кирәкле нәрсәгә тотынганыбызны аңлыйбыз. Йөз кешенең икесе генә кавышса да, сөенер идек”, – ди Альмира Гатауллина. Очрашулардан соң, өйләнер идем, кыз табарга булышыгыз әле, дип килүчеләр булган. Кайбер яшьләр телефон алмашкан. Бу да өметләндерә.

Кукмарада да министр хатын авыртмаган башка тимер тарак кебек кабул итмәгәннәр. Районда 2015 елдан “Ике йөрәк” клубы бик нәтиҗәле эшләп килә. Кукмара районы башлыгы урынбасары Айгөл Әхмәтшина әйтүенчә, “Ике йөрәк” – авыллардагы буйдакларны парлы итү өчен уйлап табылган проект. Иң әүвәл ул эш белән район башлыгы Сергей Димитриев кызыксынып китә һәм ялгызаклар өчен очрашулар оештырырга куша.

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүче агрономнар, механиклар, башка белгечләр эшләрен бер дигән итеп башкаралар, ләкин гаилә кору мәсьәләсе арткы планга калган. Аларга кәләш табып, башлы-күзле итәсе килә, – ди Айгөл Әхмәтшина. – Кәләшләрне, кияүләрне күрше районнардан, шәһәрләрдән дә эзлибез. Мамадышта эшләгәндә үк бу эшкә тотынган идек. Ул чагында аноним клуб иде. Кукмарада мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрәбез. Авыл җирендә кеше бик кич чыгып йөрми, ялгызаклар өчен махсус очрашулар оештырабыз. Дүрт пар кавышты, бер парның баласы туды. Кайвакыт, кеше кавыштырып, башыңа бәла алма, дип әйтүчеләр дә була. Алай түгел, аның сөенече зур. Монда казна акчасы да соралмый, бары тик кеше белән эшләргә кирәк. Авыл җирлеге башлыкларының, мәдәният йорты хезмәткәрләренең, дин әһелләренең барысының да хезмәте керә. Бу – комплекслы башкарыла торган эш.

Тик аңламый кызлар

Әнә шундый эшнең нәтиҗәсе дә юк түгел. Кукмараның район мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлламова очраштырган 9 пар кавышкан. 2015 елда район җитәкчелеге ул хакта сүз кузгаткач, Фәрзия ханым авыл клублары өчен сценарий яза. Район газетасына, радиога игълан бирәләр, анкета ясыйлар һәм, хәбәрне ишетеп, егетләр килә башлый. Озакламый кызлар да күренә. Республика районнарыннан, Нократ Аланы, Киров өлкәләреннән дә шалтыраталар. “Бүген безнең кулда ялгызлардан кергән 100дән артык анкета бар, ай саен кичәләр уздырабыз, – ди оештыручы. – 30дан 45 яшькә кадәргеләрне бергә җыябыз. 55 яшьтән өлкәннәргә аерым үткәрелә. Уеннар уйнатабыз, җырлыйбыз, Рәдиф хәзрәт Тимергалиев вәгазь укый. Район, авыл халкы ул очрашуларга шулкадәр күнекте, кайчан була, дип шалтыратып сорыйлар”.

Фәрзия ханым әлеге эш барышында килеп чыккан проблемаларга да тукталды. 50 яшькә кадәрге кызларның кияүгә чыгасы килми. Иң беренче сораулары – егетнең йорты, фатиры, машинасы бармы, шәһәрдә яшиме? Кызлар авылдан читләшкәннәр. Егетләрнең, авылдагы нигезне калдырып, шәһәргә китәсе килми. “Бүген бер егет керде, – ди ул. – Йорт җиткердем, машина алдым, төпчек малай буларак, әти-әнине карарга тиеш мин. Авылга кайтучы кыз булмасмы?” – ди. Егетләрдә, элеккедән килгәнчә, нигезне сакларга, әти-әнине карарга, дигән тәрбия сакланып калган. Тик кызлар аларны аңламый. Бөтен кыенлык шунда. Өлкән яшьтәге ялгызларның үз проблемасы: һәрберсенең гомер иткән йорты, фатиры бар. Картаймыш көннәрендә шуны ташлап чыгып китәселәре килми. Ә кавышкан парлардан рәхмәт ишетү бик рәхәт. Күптән түгел бер кыз шалтыратты: сөенечемне җиткерәм, сез таныштырган егет тәкъдим ясады, чәчәкләр, балдак белән килде”, – ди. Аның бәхетенә без дә куандык”.

Фәния Арсланова

Дамир Хаҗиев, Мамадыш районы үзәк хастаханәсе баш табибы:

– Кеше, билгеле бер вакыт килеп җиткәч, гаилә корырга, бала табарга тиеш. Аны табигать шулай яраткан. Ир-атларның 70, 80 яшьтә дә баласы туарга мөмкин. Хатын-кыз арасында 50не узгач бала табучылар бар. Ләкин ул – газеталарда гына языла торган сирәк күренеш. Нормаль гаилә кору, бала алып кайту 25–30 яшьләрдә була. Адәм баласы гаилә кормаса, бала алып кайтмаса, тулы канлы тормыш белән яшәми. Танышларының гаиләсе бар, яннарында балалары, оныклары йөгереп йөри. Шул чагында ничек итеп көнләшү хисе барлыкка килмәсен?! Кеше депрессиягә бирелергә мөмкин. 40–50 яшьтән соң балалар, оныклар тормышы белән яши башлыйсың, аларның шатлыкларына куанасың. Өйләнмәгән кешенең андый сөенече булмый. Тормышта стресслар болай да күп. Бала тәрбияләргә авыр, дип әйткән сүз дөрес түгел, аларның шатлыгы барыбер күбрәк. Сиксәненче, туксанынчы елларда, гаилә үзе – зур дәүләт, дип әйтәләр иде. Хәзер кыйммәтләр үзгәрде. Бар нәрсә байлыкка, акчага кайтып кала. Тик бәхетне акчага сатып алып булмый.


Фикер өстәү