Яраткан эш яра салмый

Тәмле әйбер күп булмаган кебек, озын ялларның да бетә торган гадәте бар. Тиздән кабат будильник тавышына уяну, тиз генә иртәнге аш ашап, эшкә чыгып йөгерү кебек көндәлек мәшәкатьләр башланачак. Озын Яңа ел ялларыннан соң тиз генә тәртәгә керү бик кыен, билгеле. Баксаң, бәйрәмнән соң эшкә чыгасы килмәү аркасында хәтта депрессиягә бирелүчеләр дә бар икән. Психологлар бу халәтне “бәйрәм арты синдромы” дип атый. Бу чирдән ничек сакланырга? Бәйрәм ялларыннан соң ничек эшкә керешерегә?

  1. Эшкә чыгарга бер-ике көн кала режимны җайга сала башлагыз. Гадәти көннәрдә сәгать ничәдә йокыдан торып, ничәдә йокларга яткан булсагыз, озын ялларның соңгы көннәрен дә шушы тәртиптә уздырыгыз. Болай эшләгәндә, беренче эш көнендә иртүк торулары алай ук авыр бирелмәс.
  2. Бәйрәм ялларында “рәхәткә чыккан” организмны да алдан әзерли башласаң комачауламас. Берсеннән-берсе тәмле салат, кыздырылган, ысланган ризык ашарга күнегеп өлгергән ашказаны да вакыт булганда капкалап алуга корылган гадәти эш көннәрендә стресс кичерәчәк. Шуңа күрә эшкә чыгарга дүрт-биш көн кала, дөрес туклануга күчәргә кирәк, ди диетологлар. Дөрес туклану дигәндә, көнгә аз-азлап дүрт-биш мәртәбә ашау, баллы, кыздырылган, камыр ризыкларын чикләүне күздә тота алар.
  3. Гел хәрәкәттә булу, спорт белән шөгыльләнү дә кабат эшкә керешүне җиңеләйтәчәк. Чана, чаңгы, тимераякта шуу дисеңме… Кыш көне моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Саф һавада күңел ачкан чактагы хатирәләр эшкә чыккач та күңелне бик озак җылытып торыр әле.
  4. Беренче көнне үк баш-аягың белән эшкә чуму да дөрес түгел. Хезмәт көнен иң җиңел эшләрдән башлагыз. Озын яллар вакытында эш урыныгызга тузан кунарга өлгергәндер. Шуңа иң элек бүлмәдә чисталык урнаштыру комачау итмәс. Соңрак электрон почтаны тикшереп, атна буе башкарачак

эшләрегезне барлап, план төзеп куярга мөмкин. Болай эшләгәндә, организм көндәлек тормыштагы кискен үзгәрешне сизми дә калырга мөмкин.

  1. Яхшы кәеф! Яллардан соң эшкә керешүнең тагын бер нәтиҗәле ысулы әнә шуннан гыйбарәт. Ничек кенә авыр булса да, беренче эш көнендә гел елмаеп, яхшы кәефтә йөрегез. Эштән ял иткән арада хезмәттәшләрегезне мәзәк сөйләп көлдереп, бәйрәм көннәрендә булган күңелле вакыйгаларны да искә алсагыз була.
  2. Эшкә чыгар алдыннан яңа күлмәк сатып алган, йә булмаса, тырнак ясаткан гүзәл затлар озын яллар тәмамлануны җиңелрәк кичерә, дип ышандыра психологлар. Ник дигәндә, хатын-кызның табигате шундый: тормышында аз гына үзгәреш булдымы, аны бар дөньяга күрсәтәсе, шатлыгы белән бүлешәсе килә. Ир-атларга бу яктан кыенрак. Әмма алар да төшеп калганнардан түгел. Теләсә кайсы ир-атның бәйрәмнәрдә булган маҗаралы вакыйгасы табылыр. Эштә әнә шул хәлләрне дә искә төшереп үтәргә мөмкин.
  3. Яңа ел кәефеннән кисәк кенә аерылмас өчен эшкә бәйрәм көннәрен искә төшереп торган берәр атрибутны да кыстырып барырга була. Якыннарыгыз күчтәнәчкә алып килгән тәмле конфет белән хезмәттәшләрегезне дә сыйларга мөмкин бит.
  4. Эш урынында физкультура ясап алу да комачауламас. Билгеле булганча, теләсә кайсы физик күнегү стресстан коткарырга сәләтле.
  5. Беренче эш көнендә өйгә соңга калып кайтырга тырышмагыз. Юкса алда телгә алынган барлык тырышлыкларның юкка булуы бар.
  6. Яңа ел яңа хыял-максатлар алып килүе белән кадерле. Шуңа күрә беренче эш көнендә үк быел башкарасы эшләрегез, барасы урыннар һәм тормышка ашырасы максатлар турында уйлана башлагыз. Шәхси теләкләрне чынга ашыру өчен ел дәвамында тырышып эшләргә кирәк. Шуңа күрә иң беренче чиратта эшегездә башкарырга кирәк булган максат-бурычларны барлагыз.

Яллардан соң эшкә чыгу кыенмы?

Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Яңа Гасыр” каналы журналисты:

– Шәхсән үзем өчен моның бер авырлыгын да күрмим. Беренче көннең берничә сәгатен генә аңкы-тиңке йөрисең дә, җиң сызганып эшкә тотынасың. Безнең яңалыклар хезмәте инде икенче ел Яңа елның озын ялларында ял итә. Аңа кадәр 2–3 гыйнварда эшкә чыга идек. Шуңа күрә бу ялларны көтеп торабыз. Миңа калса, яхшы кәеф белән эшкә чыгар өчен организм – ял иткән, йокы туйган булырга тиеш. Ялларда өйдә һаман ашап-эчеп, кәеф-сафа корып түгел, ә күбрәк саф һавада, табигатьтә булырга киңәш итәр идем. Безнең чаңгылар майлап куелган инде. Кар явуны гына көтәбез!

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, Татарстанның атказанган артисты:

– Гади хезмәт ияләренә ял бик кирәк. Без – артистлар өчен исә ял, бәйрәм көннәре – кызу эш вакыты. Концертлар куябыз, туйлар, юбилейлар алып барабыз. Без эш һәм ял графигын да үзебез төзибез. Аз гына ял итеп, эшсез торсаң, кыен була башлый. Тизрәк эшкә чыгасы килә. Эшеңне, һөнәреңне яратсаң, күңел һәрчак эшкә тартыла ул. Дөрес, яллардан соң эшкә барасы килү-килмәү кешенең күңел халәтенә, яшенә, кәефенә, хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләргә бәйле.

Ләйсән ГЫЙЛЬФАНОВА, ресторан хезмәткәре (Казан):

– Озын ялдан соң эшкә кереп китү бер дә авыр түгел. Без моңа ияләшкән инде. Эшкә йокыны туйдырып, яхшылап ял итеп барырга кирәк, билгеле. “Аллаһка шөкер, мин бүген үземнең яраткан эшемә барам, кадерле хезмәттәшләремне күрәм. Алар ничек ял иттеләр икән”, – дигән уйлар белән юлга чыксаң, тагын да җиңелрәк булачак. Күңел биреп, яратып башкара торган эшкә, барасы гына килеп тора ул! Аллаһы Тәгалә саулыктан гына аермасын!

 


Фикер өстәү