Ярдәм күрсәтүгә кагылышлы белешмәлек

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе беренче ярдәм күрсәтә белми. “Иҗтимагый фикер” үзәге тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Фаҗига булганнан соңгы 9 минут эчендә беренче ярдәм күрсәтелсә, 90 процент очракта кеше гомерен саклап калып булыр иде, ди табиблар. Шуңа күрә белгечләр ашыгыч ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сорауларга ачыклык керткән белешмәлек әзерләгән.

* Медицина белеме булмаган кеше беренче ярдәм күрсәтә аламы? Беренче ярдәмне һәркем күрсәтә ала. Әмма бер искәрмә бар: ярдәм итүче зыян күрүчегә үз белдеклеге белән дару эчертергә, укол ясарга тиеш түгел. Бу катгый тыела! Мисал өчен, тукталышта кәефсезләнгән әбигә кесәсеннән йөрәк даруы чыгарып эчерткән кеше закон буенча җаваплылыкка да тартылырга мөмкин.

* Ярдәм итәм дип, кешегә тагын да күбрәк зыян салган (ялгыш кулын чыгарган, кабыргасын сындырган һ.б.) кешене нинди җәза көтә? Кеше гомеренә куркыныч янаганда күрсәтелгән беренче ярдәм вакытында сәламәтлеккә ялгыш зыян салган өчен закон нигезендә җәза каралмаган. Әйтик, янган машина яки йорт эченнән күтәреп чыкканда кешенең кулы яки аягы сынса, коткаручы бернинди җәзага да тартылмый дигән сүз бу.

* Җирдә бернинди хәрәкәтсез яткан кеше очратсаң, ни эшләргә? Иң элек кешенең аңында икәнлегенә инаныгыз. Җилкәләреннән каккалап бирелгән: “Бар да тәртиптәме?” – дигән соравыгызга җавап ишетелмәсә, сулышын тикшерегез. Җирдә ятучының маңгаен тоткан килеш башын артка ташлатып, ике бармак белән ияк астыннан тотыгыз. Алга таба зыян күрүчегә таба иелеп, сулышы бармы-юкмы икәнлеген тикшерегез дә “ашыгыч ярдәм” чакырыгыз.

* Кеше суламаган, пульсын да табып булмаган очракта ни эшләргә? Пульс – ышанычлы күрсәткеч түгел. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ кешенең иң элек сулышын тикшерергә кирәк. Сулышы сизелмәсә, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” хезмәтенә шалтыратыгыз. Трубканың икенче башындагы белгечкә төгәл адресыгызны, кешенең аңындамы-юкмы, сулау-суламавы турында да төгәл җавап бирергә әзер булыгыз. Табибларны көткән арада йөрәк-үпкә реанимациясенә тотынырга кирәк. Ул авызны авызга яисә авызны борынга ысулы белән үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү, йөрәккә массаж ясаудан гыйбарәт. Соңгысыннан куркырга кирәкми. Моның өчен бик рәвешендә бер-берсенә тотынган куллар белән күкрәк читлеге уртасына көчле итеп басарга кирәк. 30:2 кагыйдәсенә (30 тапкыр күкрәк читлегенә басу: 2 тапкыр авыздан һава чыгару) таянып эш итегез. Боларны дөрес башкарган очракта, зыян күрүченең күкрәк читлеге җиңелчә генә күтәрелгәндәй булыр. Йөрәккә массаж ясаганда кешенең башы артка ташлатылган булырга тиеш. Болай эшләгәндә, сулыш юллары ачыла.

* Кеше тыгылганда ни эшләргә? Иң элек зыян күрүчедән алга таба бераз иелүен сорагыз. Аннары ике калак сөяге арасына биш тапкыр сугыгыз. Ул да булышмаса, тыгылган кешене корсак турысыннан кысып кочаклап, кулларны кендек белән күкрәк читлеге арасында йомарларга һәм “эчкә-өскә” юнәлешендә кисәк кенә күтәрергә кирәк. Берничә тапкыр эшләп караганнан соң да файдасы тимәсә, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз.

* Өшегәндә беренче ярдәм ничек күрсәтелә? Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырырга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен-әкрен генә башкарылырга тиеш. Өшегән урынны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уарга ярамый. Кешенең бөтен җире туңган вакытта, аны җылы одеялга төрергә кирәк. Өшегән урынны исә җылылык үткәрми торган мамык һәм марля белән уратып кую сорала. Кул яки аяк өшесә, су температурасын аз-азлап кына күтәреп, ваннада җылытырга була. 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә. Авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.


Фикер өстәү