Мин авылда биш ел электрик булып эшлим. Анда эшләүче яшь электрикларга ташламалар бармы?
Ильяс Халиков.
Балтач районы
“Сетевая компания” җәмгыятенең компенсацияләр бүлеге җитәкчесе Илья Пестов:
– Авылда эшләүче электрикларга ташламалар каралмаган. Ләкин бездә ерак участокта эшләүчеләргә өстәмәләр бар. Анда белгечләр билгеле бер күрсәткечләр буенча билгеләнә. Хезмәт хакына окладның 10 проценты өстәлә.