ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне томан һәм бозлавыкта сак булырга чакыра

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне томанда һәм бозлавыкта сак булырга чакыра. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.

Бүген Татарстанда юлларда көчле бозлавык, җил көчәю, шулай ук төнлә томан көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлардан качарга, куркынычсызлык каешлары һәм балалар кәнәфиләре турында онытмаска, шулай ук үзләрен начар хис иткәндә хәлдә руль артына утырмаска кирәклеген искә төшерә.

Җәяүлеләргә сак булырга, юл аркылы махсус урыннардан чыгарга, юлдан чыкканда балаларның кулларыннан тотарга һәм караңгыда киемдә яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга кирәк.

Юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта, ЮХИДИ ярдәм сорап 8 (843) 533-38-88 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.


Фикер өстәү