ЮХИДИ машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакыра

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы начарланган вакытта игътибарлы булырга чакыра. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразларына караганда, якындагы тәүлекләрдә республика территориясендә кар, томан көтелә, урыны белән буран, юлларда бозлавык булачак.

Һава торышы начарланган шартларда республика ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булуны, юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне сорый. Хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, кискен маневрлар һәм үзгәрешләр булдырмаска тырышырга кирәк. Балаларны машинада бары тик махсус автокреслоларда гына йөртү сорала.

Җәяүлеләргә шулай ук бик сак булырга, юлны светофорның рөхсәт итү сигналына һәм билгеләнгән урыннарда гына чыгарга киңәш ителә, шулай ук киемдә яктылык кайтаручы элемент булдыру мөһим.


Фикер өстәү