Зәйнәп Гәрәева: “Илһам укысын дип, кулымны сорап килүчеләрне кире бордым”

16 гыйнвар  иртәсе Илһам Шакировның каберенә зыярәт кылудан башланды. Татар филармониясе оештырган бу чарада олуг җырчының чорлашлары, дуслары, хезмәттәшләре катнашты. Мәрҗани мәчетендә ел ашында исә Коръән укылды, дога кылынды, мөнәҗәтләр әйтелде. “ВТ”хәбәрчесе мәҗлестә Зәйнәп Гәрәева – Илһам Шакировның апасы белән аралашты.

Илһамны искә алмаган бер генә минутым да юк. Бер ел үтте дә китте. Туксан яшьлек Зәйнәп Гәрәева энесе турында истәлекләрен шул сүзләр белән башлады. Туганының олуг җырчы булып китүендә аның роле бик зур. Аралары нибары 6 ел гына булса да, Зәйнәп апа энесенә тугры дус та, ныклы терәк тә, якын туган да була белгән. Хәер, сүзне үзенә бирик әле:

– Аннан да яхшы кеше булмас та, юк та ул. Авырлыкны күп күрде, бичара… Черек бәрәңге җыю дисеңме, төрле кагу-сугуларны күтәрүме. Әтиебез дә бит репрессия корбаны. Аннан сугышка алынды, шунда ятып калды… Аның таянычы бер мин булганмындыр. Миннән олырак  түтине торф эшенә мобилизовать иттеләр. Кыяметдин белән Илһам әнкәй белән минем өскә калды. Олы абыебыз сугышка китеп юк булды. Илһам, укыйсым килә, дип үзәкне өзә иде ул. Бакча артында гына урман шаулый безнең. Һәр көнне чыгып китә дә, агач башына үрмәләп менеп, җырлый. Ничек тә булса укытырга карар кылдык.

https://vatantat.ru/2020/01/chor-kitte-miras-kaldy/

Илһамны кеше итәбез дип, Зәйнәп апага үз тормышын җайлауны кичектерергә туры килгән. Кулын сорап килүчеләрне, рәнҗемәгез, тормыш кора алмыйм дип, кире борган. Илһаметдиннең, мине укытып чыгар инде, зинһар, дигән сүзен тыңлавы инде бу. Соңарып булса да, тормышка чыга Зәйнәп апа, дүрт бала таба. Әмма көтеп алган бәхет озакка бармый, ире иртә гүр иясе була. Менә шунда инде Илһаметдин апасына ярдәм кулы суза:

– Гел килеп-китеп йөрде. Кызым укыганда аңарда яшәде. Еш кына, Зәйнәпне сагындым, дип әйтә торган булган. Бик якын идек без аның белән. Анлый идем мин аны. Бервакыт Чаллыга музыкальныйга барам, ди. Тәвәккәллә, дим. Юлда бөтен әйберен урлаганнар. Ни өйгә кайта алмаган, ни Чаллыга барып җитмәгән. Чөнки кием-салым, акчасы гына түгел, документка кадәр бернәрсәсе дә калмаган. Миңа: “И. Зәйнәп, син укырга дип әзерләгән бер әйбер дә калмады, югалтып бетердем. Авылга кайтып әнкәйне күрәсем килә. Ничә тапкыр су буйларын урадым, үземне җуясым килә”, дигән хат салды. Шул искә төшсә, хәзер дә елыйм. “Җүләрләнмә, алдагы көндә синнән дә бәхетле кеше булмас әле, түз. Ничек булса да җыйнап, киемнәрен дә, башкасын да җибәрермен”, дип хат яздым. Әйберләр дә әзерләп җибәрдем. Шулл әйберләр белән укып та чыкты. Әйбәт укыды. Ятим булсак та, ярдәм итәргә тырыштык аңа. Ул исә рәхмәтле була белде.

Соңгы елларда аралашып яшәдәгезме дип сорыйм, Зәйнәп ападан. Соңгы ике елында ике туган да, сәламәтлекләре какшау сәбәпле күрешә алмаган икән. Зәйнәп апа күзенә операция ясаткан, Илһам абый…

– Танымас сине, диделәр, кызым… Ә алдагы елларда я мин Казанга бара идем, я ул авылга кайта иде. Бигрәк тә авыл Сабан туен яратты. Дүртмунча авылы кешеләре Илһамлы сабантуйларны әле дә сагына.

Зәйнәп апаның һәр сүзе сагышлы. Ара-тирә елап та алды. Хәерле гомерләр, җан тынычлыгы бирсен әбекәйгә.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү