Журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат

Танылган журналист, гомерен журналистикага багышлаган шәхес, бик күп басмаларда җаваплы постлар биләгән, редакторлары булган кеше, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат.

Бу хакта социаль челтәрдә журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Аңа 2019 елның декабрендә 69 яшь тулган булган, дип яза Татар-информ.   Язучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа.

1968-1973 елларда Х.Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.

1989-1991 елларда Ленинградта Политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.   Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә.

1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли.


Фикер өстәү