Журналистикада яңа проект: өч җиңүчегә 1 миллион сум акча биреләчәк

Проектлар кәгазьдә генә калмаячак. D-Dline проектында җиңгән өч проектны гамәлгә ашыру буенча 1 миллион сум акча биреләчәк. Бу хакта Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

15 гыйнварда D-Dline яшьләр өчен беренче белем бирү медиаплатформасына  гаризалар кабул итү кампаниясе төгәлләнде. Проектта биш юнәлеш буенча 1574 кеше гариза тапшырган, аларның 36 проценты – республика районнарыннан. Үзләрен сынап карарга теләүчеләрнең уртача яше –22 яшь. Гаризаларның күбесе текст юнәлешенә тапшырылган.

– Яшьләр өчен яңа белем бирү җирлеге массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күләмле һәм сыйфатлы  эш алып бару мөмкинлеге бирәчәк. Жәмгыятьтә майтарылган  вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру буенча), массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә  ачык  чагыла. Без күләмле һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез, – диде  “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Заманча журналистикага яхшы яза, цифрлы мохитнең нечкәлекләрен белгән  кешеләр килә. Бу проект безгә кадрларны яңадан өйрәтергә, барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы итеп яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистларны табарга мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнәбез.


Фикер өстәү