Әгәр плэй-офф бүген башланса: “Ак барс”ка коронавирустан куркасы түгел

Хоккейда чебеш санар чак җитә. КХЛда чыгыш ясаучы командаларның плэй-оффка кадәр санаулы гына очрашу уздырасы калды. Турнирның хәлиткеч өлешенә кемнәрнең чыгасы якынча билгеле инде. Ә менә көндәшләр иң ахырда гына ачыкланачак. “Ак барс”ның исә плэй-оффны үз бозында башлыйсы тәгаен билгеле.

Гыйнвар уртасында өч уенда җиңелгән Казан командасы “Йолдызлар матчы”ннан соң көндәшләренә бер очко да бүләк итмәде. “Ак барс” рәттән җиде очрашуда җиңү яулады. Араларында чемпионат лидерлары да, плэй-оффка эләгү өчен көрәшүчеләр дә бар. Казан командасы Көнчыгыш конференциясендә беренче урында баруын дәвам итә. Якташларыбыз 54 очрашуда 82 очко туплады. Икенче урындагы Авангардның очколары 4кә азрак, җитмәсә алар 2 матч күбрәк уздырган.

Дмитрий Квартальнов командасының плэй-оффка кадәр тагын 8 очрашу уздырасы калды. Якташларыбыз икешәр мәртәбә “Авангард” һәм “Спартак”ка каршы уйный, Рига һәм Минск “Динамо”лары, “Салават Юлаев” һәм “Автомобилист” белән очраша. 8 очрашуның 5се Казанда уза.

Даими чемпионат уеннары 27 февральдә тәмамлана. Плэй-оффта кемнең кемгә каршы уйныйсы әнә шул көнне ачыкланып бетәчәк. Көнбатыш конференциясеннән аермалы буларак, Көнчыгышта әле бер генә команданың да хәлиткеч уеннарда чыгыш ясау мөмкинлеге юкка чыкмады. Әйтик, соңгы урында баручы “Трактор” плэй-оффка юллама бирә торган сигезенче баскычтагы “Кунлунь Ред Стар”дан 10 очкога калыша. Калган очрашуларда төрлесе булырга мөмкин. Ул матчларда “Ак барс” конференциядә беренче урынны саклап калу өчен тырышачак. Ничек кенә булмасын, Казан командасы плэй-оффны үз бозында башлый. Ник дигәндә, бишенче урындагы “Сибирь” безнекеләрдән 17 очкога калыша. Ә калган сигез уенда күп дигәндә 16ны туплап була.

Спортта фараз кылуның мәгънәсез гамәл икәне күптән билгеле, шуңа күрә кемнең кемгә каршы уйныйсын вакыты җиткәч белербез. Ә менә турнир таблицасында февраль ахырына кадәр үзгәреш булмаса, “Ак барс”ка плэй-оффның беренче өлешендә “Кунлунь Ред Стар”га каршы уеннар белән башларга туры килер иде. Бу команданы телгә алгач дөньядагы вакыйгалардан хәбәре булган кешенең башына нинди сорау киләчәге аңлашыла: Казан командасын коронвирус таралган Кытайга җибәрерләр микәнни? Юк җибәрмәсләр. Ник дигәндә, “Кунлунь Ред Стар”ның 24 февральдә Пекинда узасы очрашуын Новосибирскига күчерделәр инде. Бу команда плэй-оффка эләксә, охшаш карар чыгасын чамалавы кыен түгел. Коронавирус булмаса да, Кытай командасының көндәшләренә кыенга туры килер иде. Ник дигәндә, ерак юл хоккейчыларның хәлен ала. Быел якташларыбыз бу көндәш белән ике мәртәбә очрашты. Сентябрь аенда узган уенда безнекеләр 5:0 исәбе белән җиңү яулады. Гыйнварда исә “Ак барс” оттырырга мәҗбүр булды (1:3).

Көнчыгыш конференциясе

 


Фикер өстәү