Әнисез калган ике сабыйга ярдәм кирәк: 6 ай тулганны көтү мөмкин түгел

Биектауда яшәүче Дилә Фәтхуллинаның өч баласы ятим калды. Ул игезәкләрен дөньяга китергәндә вафат булды.

Бу гаиләнең язмышы хакында берничә тапкыр язган идек. Хәтерләсәгез, аларның яшәргә фатирлары да юк иде ул чакта. Бөтен Татарстан халкы ярдәме һәм дәүләт биргән 1 миллион белән алар Биектауда йорт алдылар. Ул сумма җитеп бетмәгәч, кредит та рәсмиләштерергә туры килгән үзләренә.

Күптән түгел Айзилә белән Асылъярны өйләренә чыгардылар. Аларны әтиләре Радик һәм Диләнең апасы Ләйсән тәрбияли. Ләйсәннең үзенең дә ике баласы бар. Шушы көннәрдә ул зур үтенечен җиткерде. “Сабыйлар җитлекми тугач, сәламәтлекләрендә бераз гына кимчелекләр бар. Кызларга тернәкләнү өчен массаж да, дәвалану да кирәк. Әниләренең күкрәк сөтеннән мәхрүм булган сабыйларга, катнашма ашатабыз. Бушлай алу мөмкинлеге булмасмы дип, район хастаханәсенә дә барган идем. Тик кызларга алты ай тулганын көтәргә кушалар”, – ди ул. Ләйсән шуңа да янә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый.

Бәлки, берәр кешедә кулланмый торган пеленкалар, подгузниклар, балалар катнашмасы бардыр. Андыйлар 89600413842 телефон номеры аша Ләйсән белән элемтәгә керә ала. Акча күчерергә теләүчеләр өчен Ләйсәннең Саклык банкы картасы: 4276 6200 2555 7616.

Әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен Биектау районының баш табибы Рамил Зиатдиновка шалтыраттык. Тик әлегә баш табибның үзе белән сөйләшә алмадык. Әмма кабул итү бүлмәсендәге ханым көн дәвамында баш табиб урынбасары үзе элемтәгә чыгасын, бу хәлләргә ачыклык кертәсен җиткерде.

 

 


Фикер өстәү