Әти кебек якын ул миңа

Миңа әти кебек якын кеше ул Хәкимов Фәтхрахман абый. Хәләл җефете — әтием Гаязетдиннең апасы Мәсрүрә. Мин аларда үстем. Нинди шәхесләр, халык өчен җан аткан җитәкчеләр бар иде бит дип, бик еш сагынып искә алам үзләрен.

Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Фәтхрахман абыйны үзе туып үскән Балтач районындагы Чутай авылындагы “Кызыл юл” колхозына хисапчы итеп билгелиләр. 1942 елда сугышка китеп, Волхов фронтында авыр, озакка сузылган сугышларда катнаша. Яралангач, туган авылына әйләнеп кайта. Районда җаваплы урыннарда эшли: агроном, колхоз рәисе, Чепьяда сельпо рәисе, МТСта КПСС райкомы инструкторы, Балтачта авыл хуҗалыгы азык-төлеген әзерләү инспекциясендә икътисадчы…

Әмма Фәтхрахман абыйның төп хезмәт юлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү белән бәйле. Ул аерым тармак булып оешып килгән чорда аны Балтач районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгелиләр. Районнар берләшү сәбәпле, Арча районында да шушы вазыйфага алынырга туры килә. Фәтхрахман абый эшләгән чорда күп кенә төзелешләр бара. Модалар ательесы төзелә. Анда өс киемнәре тегәләр, рәтлиләр. Көнкүреш салоны, “Трикотаж”, тире эшкәртү һәм иләү, буяу цехлары сафка баса. Коллектив хезмәткәрләренә ике фатирлы йортлар салына. Матур өс киемнәре, күннән аяк киемнәре тегү, сәгать төзәтү, чәч кисү, прическа ясау, яңа гаилә коручыларга, йорт төзүчеләргә юрган һәм матраслар ясау, эш бияләйләрен тегү — болар бар да халык өчен башкарылган эшләр. Шушмабаш, Яңа Кенәр, Казанбаш, Мөндеш, Иске Кырлай, Наласа, Яңасала, Кишет һәм башка авылларда (барысы 17 авыл) кабул итү пунктлары ачып җибәрәләр. Күпме хезмәт алдынгылары үсеп чыга. Хезмәткәрләр рәхәтләнеп шифаханәләрдә, ял йортларында ял итә. Бу бит беренче чиратта җитәкченең эшне оештыра белүенә бәйле.

Фәтхрахман абыйның үзен дә югары бәяләделәр. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды. РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Билгеле, Фәтхрахман абыйның шундый игелекле хезмәтендә хәләл җефете Мәсрүрә апаның да өлеше зур. Алар сугыштан соң кавышалар. Ул районның алдынгы бригадиры була. Тигез, матур яшиләр. Тик балалары булмый. Тулы гаилә булсын дип, күп балалы туганының кызын (бу мин булам инде) тәрбиягә алалар. Рәхмәт, Фәтхрахман абый белән Мәсрүрә апага, алар миңа, үз кызларыдай күреп, яхшы тәрбия бирделәр. Югары белем алдым, укытучы булдым. Кияүгә чыгып, кыз бала алып кайттык. Алар оныкны бик яраттылар. 1996 елның август аенда, зурлап, алтын туйларын үткәргән идек. Урыннары җәннәттә булсын.

Әминә ГАФФАРОВА. Арча


Фикер өстәү