Өч авырлы хатын утырган ашыгыч ярдәм машинасы ауган

Башкортостанның Салават районы, Ахун авылы янында Кропачево — Мәсәгуть трассасында өч йөкле хатын белән ашыгыч ярдәм машинасы ауган. Бу хакта “Салават җирендә” гәзите хәбәр итә.

Машина Малаяз район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы озатуында Мәсәгутьтәге үзәк хастаханәгә тикшеренү үтәргә өч йөкле хатынны алып барган. Авария урынына икенче ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылган. Тик аның килүенә табиб һәм пациентлар узып баручы машинада хастаханәгә киткәннәр.

Аларның берсе дә җәрәхәтләнмәгән. Йөкле хатыннар Мәсәгуть район хастаханәсендә тулысынча тикшеренү үтәчәк. Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.


Фикер өстәү