Өч телле, дүрт музейлы мәктәп

Сүз 3 нче гимназия турында бара. Шушы көннәрдә монда «Үз халкын данга күмгән татарлар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең бишенчесе булып узды. Гаҗәпләнерлек әйбер юк инде, диярсез, бәлки. Бар. Эш шунда: 1936 елдан бирле эшләп килүче бай тарихлы бу гимназия – урыс телле. Күп еллар директор вазифасын үтәүче Марина Ильина үзе дә урыс милләтеннән. Шуңа да карамастан, хәтта Россия күләмендәге чаралар татар телендә үткәрелә. Ул гына да түгел. Монда «Күренекле татарлар» дигән бик тә үзенчәлекле музей эшләп килә. Шуның нәтиҗәседер инде, узган уку елында туган тел итеп укучыларның яртысы – урыс телен, яртысы татар телен сайлаган. Татар телен үз итүчеләрнең яртысы – урыс милләтеннән.

Күренекле татарлар

Эшнең башы шушы музейга килеп тоташа да инде. Яшел Үзән районы, Зөя яклары талантларга бик бай. Бер көнне гимназиядә, бу төбәктә туган, иҗат иткән, яшәгән әдип-галимнәрнең исемнәре тиешенчә өйрәнелмәгән, барланмаган, дигән фикергә киләләр. Шул җәһәттән татар теле һәм әдәбияты укытучылары «Шушы яктан, шушы туфрактан без…» дигән программа төзиләр. Яңа оешкан музей бүлмәсендә әдәби-музыкаль кичәләр, кызыклы очрашулар шушы проект нигезендә оештырыла башлый. «Татарлар гына түгел, башка милләт балалары да дәррәү эшкә күтәрелде», – дип искә ала ул чакларны гимназиянең милли укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Халитова. Мәсәлән, алар композитор Рәшит Кәлимуллинның әнисе Клара ханымны кунакка чакыралар, чөнки Рәшит абыйлары шушы мәктәпне тәмамлаган. Шундый ук кызыклы очрашулар якташлары Фаил Шәфигуллинның хәләл җефете, шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллина белән дә узган. Туфан абый Миңнуллин да музей эшчәнлеген югары бәяләгән. Вафаты алдыннан гына җырчы Усман ага Әлмиев белән дә очрашканнар… Вакыт үтү белән бу эшкә гимназия укучыларын гына түгел, башкаларны да тартырга кирәк дигән фикергә киләләр. Якташларны барлау өчен иң кулай чара булыр дип, фәнни-гамәли конференциягә нигез салына. Башта анда район укучылары гына катнашса, бераздан ул башка төбәкләрне үз эченә ала, аннан республика чикләреннән чыгып китеп, Россия күләмендәге чарага әйләнә.

Инде бишенче ел рәттән үткәрелә торган бу конференция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уза. Жюри әгъзалары булып та нәкъ шушы оешмалардан белгечләр килә. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Секцияләрнең исемнәре дә бик саллы. «Мине сокландыручы кеше», «Шушы яктан, шушы туфрактан без…», «Тарих һәм сәясәт; фән; медицина һәм спорт; мәдәният, әдәбият һәм сәнгать; чит илдәге татарлар»… Быел миңа «Мине сокландыручы кеше» номинациясенә тәкъдим ителгән очеркларны тыңларга туры килде. Шунысы шатландырды: балалар «ерак китмәгәннәр», күбрәк әби-бабалары, авылдашлары, укытучылары турында язганнар, аларның яхшы якларын күрә белгәннәр, димәк. Бар да алдан уйланылганча: конференциягә әзерләнгән эшләр музейга тапшырыла, шулай итеп, күренекле татарлар турында мәгълүматлар арта.

Музейлар дөньясы 

Әйтергә кирәк, гимназиядә тәрбия эшләре дә, һөнәргә өйрәтү мәсьәләләре дә музейлар аша хәл ителә. Монда тагын Космонавтлар, Судно төзелеше, 3 нче гимназия тарихы музейлары эшли. Судно төзелеше музее бигрәк тә үзенчәлекле, чөнки шәһәрдәге Горький исемендәге Судно төзү заводы – төп эш урыннарының берсе. Ә киләчәген шушы предприятие белән бәйләргә теләүчеләр байтак. Укучыларның 28 процентының әти-әниләре шушы заводта эшли икән. Алар белән очрашулар да үткәрәләр, үзләре дә – заводта еш кунак.

Мондый Космонавтлар музее Татарстанның бер генә мәктәбендә дә юк, диләр. Экспонатлар турында гына әйтмим, балаларны милләтпәрвәр итеп тәрбияләү җәһәтеннән бик мөһим ул. Укучылар Юрий Гагаринның әнисе Анна Тимофеевна янына барып кайтканнар. Ул аларга «Слово о сыне» дигән китап бүләк иткән. Монда хәтта беренче космонавтның автографы да саклана. Аны шушы мәктәптә укучы баланың бабасы тапшырган. Моннан өч ел элек гимназиянең 80 еллыгы хөрмәтенә бүләк космостан ук «килеп төшкән». Аны безнең якташыбыз – Бөгелмә егете Сергей Рыжиков җибәргән. Гимназиядә һәр елны Гагарин укулары үткәрәләр. Аның соңгы этабы Казан дәүләт техник университет базасында оештырыла. Яшел Үзәндә бу уку йортының филиалы бар. Укучылар мәктәп эскәмиясеннән үк шунда керергә әзерләнә.

Менә шушы тәрбия эшләренең нәтиҗәләре Тарих музеенда яктыртыла да инде. Чыгарылыш укучылары ел саен 100 процент күләмендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында укый. Төрле фәннәр буенча бөтенроссия, республика олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңү яулыйлар. Хәер, космос кадәр космос белән элемтәгә кергән укучыларның бу уңышларына гаҗәпләнәсе дә юк үзе.

Өч катта – өч милләт

Аларның һәр гамәле тарихта эз калдырырлык. Шул исәптән рухи яктан да. Җырчылар да, биючеләр дә үзләренеке, газета да чыгаралар, заманча технологияләрне дә үз итәләр. Гимназиянең беренче катына килеп кергәч тә, урыс дөньясы каршы ала. Балалар да урысча сөйләшә, стендлар да урыс телендә эшләнгән. Икенче кат – татар иле. Монда йөргәндә үзеңне, һичшиксез, татар мәктәбенә килеп эләккәнмен икән дип уйлыйсың. Ара-тирә урысча сөйләшкәннәрен ишетсәң дә, гаеп итеп булмый. Яшерен-батырын түгел, хәзер инде бу күренеш татар мәктәпләренә дә хас. Ә өченче катта «инглизләр» каршы ала. Бүген гимназиядә 11 милләт вәкиле укый. Халыкара туган телләр көнендә, әти-әниләрне дә чакырып, балалар 11 телдә чыгыш ясыйлар. Ә татар телен барысы да аңларга, өйрәнергә тырышалар. Бу гамәлләрен үзләренчә аңлаталар. Без Татарстанда яшибез бит, диләр.

  • Туфан Миңнуллин:

«Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә булып, канәгатьлек хисе алып китәм. Укыту урыс телендә барса да, татарча белем бирү дә үз дәрәҗәсендә алып барыла, дигән фикер туды. Гимназия алдынгылар рәтендә, һәрчак шулай булсын иде…»

(«Күренекле татарлар» музеендагы «Фикерләр һәм тәкъдимнәр» китабыннан)

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү