Төрлечә укырга була, яки Конституция өстенме, канунмы?

Россиянең мәгълүмат кыры, Конституциягә төзәтүләрнең беренче укылышта кабул ителүе уңаеннан, эшләүче пенсионерларга индексация торгызылу турында сөенечле хәбәрләр белән шаулап тынарга да өлгермәде, рәсми даирәләр киресен сукалый башлады.

Эш менә болайрак тора икән, имеш: Төп Законга Путин кушканча: “… регулярно осуществляется индексация пенсий в порядке, установленном федеральным законом” – дип язып куелган юллар пенсия алган килеш эшләүче карт-корыга берни дә гарантияләми икән. Баштарак Конституция буенча эшче төркем рәистәшләре Талия Хәбриева һәм Андрей Клишас бу юлларны барлык пенсионерларга да акча арттыру өчен җитәрлек гарантия дип белдерсәләр дә, аларны үз сүзләреннән кире кайтырга мәҗбүр иттеләр. Әлегә эшлисең икән, пенсияң артмый тора, дигән чынбарлык белән килешергә туры килә, чөнки 2016 елда кабул ителгән федераль закон бар, ул тир түгеп йөрүче пенсионерларга индексацияне тыя. Аек акыл, әлбәттә, баш миенә: “Конституциядә язылган икән, федераль канун шунда язылганга туры китерелеп үзгәртелергә тиеш”, – дигән фикерне сала. Төп закон барлык башка кануннардан да өстенрәк, аңа каршы килүче барлык кагыйдәләр дә йә үзгәртелә, йә гамәлдән чыгарыла. Мантыйк шулай куша. Шулай булмаса, Конституция Төп закон дип аталмас иде. Ләкин яңа хөкүмәтнең финанс блогы һаман да иске җырны җырлый, күрәсең. Ул җыр: “Акча юк, акча юк”, – дигән сүзләрнең рефрен булып кабатлануыннан тора.

Индексация турына сүз чыгуга, безнең министрлар төрлечә саннар атый: пенсиягә өстәү өчен бер елга 250 миллиард сум, 360 миллиард сум акча җитми, дигән сүзләр ишетелде. Хәзер инде 400 миллиард кирәк булачак, диләр. Бик кызык саннар бу. Саннарның үзгәрүе кызык түгел, чөнки индексацияләү өчен, ел саен күбрәк акча кирәк булачак. Гаҗәп як шунда: бердән, федераль бюджет акча күплегенән тулып ташыган, икенчедән, пенсия яшен күтәргәч, быел ук Пенсия фондындагы шактый зур суммада акча тотылмый калачак, өченчедән…

Өченчедән, дигәне тагын да кызыграк. Шуңа күрә аңа озаграк тукталып үтик. Ул үзе генә дә берничә өлештән тора. Иң башта искә төшерик: индексациядән мәхрүм калган эшләүче пенсионерлар, гомерләре буе эшләп, стаж җыеп, салымнар һәм иминиятләштерү кертемнәре түләп, үзләренең картлык акчаларын үзләре гарантияләде инде. Пенсия фонды аларның кертемнәрен тупларга, акчаларның саклануын һәм артуын тәэмин итәргә дип оешты. Шулай булмаса, фонд нәрсәгә кирәк? Пенсияләр ул фонд югында да түләнә һәм уңышлы түләнә иде. Хәтта туксанынчы елларның катлаулы икътисади вазгыятендә дә пенсия акчасы вакытында түләнде һәм күп гаиләләр өчен (өлкәннәр генә түгел, аларның балалары өчен дә) бердәнбер исән калу чыганагы булып торды. 2016 елда Россиядә эшләүче 15 миллионга якын пенсионер бар иде. Индексациядән мәхрүм иткәч, аларның саны 9,7 миллионга калган. Юк, теге 6 миллионнан артык пенсионер эш ташламады, алар күләгәгә генә китте. Рәсми рәвештә эшләми дип саналгач, аларның картлык акчасын индексацияләргә туры килде. Алар артыграк акча ала башлады һәм салым түләүдән, иминиятләштерү кертеме түләүдән туктады.

Бу юлларның авторы түгел, финанс белгечләре санаган: казна, картларның күләгәгә китүе сәбәпле, 700 миллиард сум салым һәм кертем акчасын югалткан. Хәзер инде чагыштырыйк: 250, 360 миллиард сумны саклыйм дип, 700 миллиардтан колак кагу – отышлы гамәлме, әллә томаналыкмы? Конституциягә язылган төзәтмәне төрлечә укырга һәм аңларга була, әлбәттә. Ә менә бу саннарны бер генә төрле аңларга мөмкин: индексациядән баш тарту икътисади яктан искиткеч зыянлы. Мәсьәләнең икенче ягынннан килик. Әле һаман да намуслы рәвештә эшләп йөрүче пенсионерлар барысы да, акчалары артсын дип, берьюлы эш ташлады, ди. Бу очракта теге 400 миллиардны табарга һәм түләргә туры киләчәк. Казна исә, моңа өстәп, әле тагын 1 триллион тирәсе салымнар һәм кертемнәр югалтачак. Искә төшерик әле: пенсия яшен күтәргәндә, “эшләүчеләр аз, пенсия алучылар күп” дигән формуланы нигез итеп алганнар иде. Хөкүмәтнең пенсиягә чыгып та эшләүне дәвам иттерүче һәм Пенсия фондына взнослар кертүчеләрне сөймәве ул формуланы шик астына ала бит инде. Эшләүчеләр дә кирәкми, взнос түләүчеләр дә мөһим түгел, дигән фикер тудыра. Әмма рәсми рәвештә теркәлеп эшләп тә, пенсиясне индексацияләтүнең бер ысулы бар, җәмәгать. Индексация вакыты җиткәндә генә эштән китәсең, пенсия акчасы арттырылгач, кире әйләнеп кайтып урнашасың. Бар кеше дә файдалана алмаса да, бу ысулны гамәлгә кертүчеләр байтак. Бер тапкыр индексацияләнгәч, өстәлгән акчаны кире алмыйлар инде. Законда андый талау каралмаган.

Индексация акчасының өченче ягы – өлкәннәр кулындагы һәр тиеннең икътисадка эшләве һәм бюджетка кире әйләнеп кайтуы турында без инде күп яздык, кабатлап тормыйбыз. Бүген әнә глобаль икътисадка Кытай вирусы һөҗүм итә бит. Шул сәбәпле “кара алтын” үзенең 6–7 долларлык бәясен югалтты. Россия бюджеты өчен баррельнең бер долларга арзанаюы (доллар курсы тик торганда) бер елга 150 миллиард сумлык югалту бирә. 6 долларга кимү 900 миллиард сумлык акчадан мәхрүм итә. 2019 ел бюджетын төзегәндә, баррельнең бәясе итеп “40 доллар” дигән санны нигез итеп алганнар иде. Нефть 65 долларга җиткәндә, димәк, бюджет капчыгына бер елга якынча 2 триллион 250 миллиард сум планлаштырганнан артык акча керә. Дөрес, нефть бәясе ел буе алай югары тормады, триллион ярымнан күбрәк акча планнан тыш керде барыбер. Бюджет кагыйдәсе буенча, артык акча Милли байлык фондына салып куела, тотылмый. Хәзер инде тагын хәтерне яңартыйк. Милли байлык фонды кайчандыр нәкъ менә пенсионерлар мәнфәгатеннән чыгып оештырылган иде. Кризис вакытында Пенсия фондына шул фонд акчасы ява башларга тиеш дип тәгаенләнде. Күрәбез: “индексация өчен акча юк” дигән җыр бер дә дөреслеккә туры килми.

Бу коронавирусның икътисадны нишләтәсен төгәл генә ачыклап бетереп булмый әле. Нефтькә генә түгел, Россия бюджетын тулыландыра торган башка чималларга – бакырга, никельгә, тимер рудасына бәяләр төшә. Никель бәясе, мәсәлән, соңгы берничә көндә генә 10 процент югалтты. Моны Кытай чиренә бәйләп аңлаталар инде аңлатуын. Глобаль икътисд болай да таудан түбән тәгәрим дип кенә тора. Ул тәгәрәсә, барыбызны да ияртә инде. Менә шул шартларда Владимир Путинга илдәге тотрыклылыкны тәэмин итү өчен рейтингын сакларга кирәк. Әмма сизелеп тора: Путинның популярлыгын арттыра торган һәр адымга аяк чалучы көчләр актив хәрәкәт итә. Менә бу индексация мәсьәләсендә дә ул көчләрнең саботажы һәм тарткалашуы ачык чагыла.

Конституциягә төзәтүләрнең икенче укылышы 11 февральдә көтелә. Әнә шунда үлчәү тәлинкәсенең кайсы якка авышуын белербез, ихтимал. 15 гыйнвар Юлламасының эштиен суындыру өчен тырышучылар өстенлекне алырлармы, Путин сүзе алга чыгармы?

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү