Кыш көне өйләнешергә җыенган парларга киңәшләр

Яшерен-батырын түгел, күп кенә парлар өйләнешү өчен иң кулай чор дип җәйне сайлый. Әмма салкын кыштан ямь табучы парлар да бар. Туй оештыру тармагында хезмәт куючы белгечләр дә, кыш – өйләнешү өчен иң кулай, тыныч чорларның берсе, дигән фикердә. Мәхәббәткә салкыны да, кары да киртә түгел!

Узган ел үзенең шәхси бәйрәм агентлыгын булдырган Айсылу ЛЕРОН сүзләренә караганда, әлеге ел фасылының туйлар сезоны булмавы, иң беренче чиратта, һава торышына бәйле. “Әмма кыш көне уздырылган туйларның уңай яклары да җитәрлек. Туйлар сезоны булмагач, кышын җәй көнендәге кебек ыгы-зыгы юк. Димәк, яраткан алып баручыңны, туйда чыгыш ясаячак җырчыларны туры китерү, күңелеңә хуш килгән кафе-ресторанда урын табу җиңелрәк. Туен җәй көненә планлаштырган яшьләргә исә бу хакта, ким дигәндә, ярты ел алдан ук уйланырга тәкъдим итәбез”, – ди белгеч.

Айсылу ЛЕРОН кыш көне өйләнешергә җыенган парларны түбәндәге киңәшләрне истә тотарга чакыра.

–  Кыш көне туй үткәрергә теләүчеләргә гыйнвар һәм февраль айларын сайларга киңәш итәр идем. Декабрь – кыйммәтле ай. Яңа ел алды, корпоративлар чоры. Бу вакытта шул ук алып баручы, җырчы, кафе-рестораннарның хаклары бермә-бер күтәрелә. Урын табу да кыенлаша.

– Һава торышы ягыннан да кыш көне туй үткәрү отышлырактыр. Ник дигәндә, кышын җәй көнендәге кебек яңгыр яумасмы икән, дип борчыласы юк. Бик эссе булмаса ярар иде, дип тә куркырга кирәкми. Өстәвенә, соңгы елларда артык салкын кышларның да күзәтелгәне юк.

– Кыш көне табигать үзенчә матур. Хәзерге вакытны гына алыйк. Ниһаять, күптән көтелгән кар яуды. Декабрь – бу яктан да куркыныч ай. Кар бер ява, бер эри дигәндәй. Кышкы табигать үзенчәлекле, бик матур бит ул. Монда төрле фотосессияләр ясау өчен идеяләр бик күп. Фантазияң генә җитсен! Бер кимчелеге генә бар – көн кыска. Шуңа күрә фотоларга көн яктысында төшеп өлгерергә кирәк.

– Кышкы туйның нинди кимчелекләре бар? Кияү белән кәләшкә күлмәктән тыш җылы өс киеме дә кирәк булырга мөмкин. Бу исә – өстәмә чыгым. Кышкы аяк киеме дә кияү-кәләш образына туры килергә тиеш. Бу чорда чәчәк хаклары да артырга мөмкин. Кышын кыйммәтләнгән җиләк-җимеш бәяләренең дә кесәгә сугуы бар.

– Кышкы туй декорына килгәндә, монда бернинди чикләүләр дә юк.  Туй тантанасын бизәүчеләр моны инде күптән хәл итте. Бүген алар нинди генә кышкы бизәлеш төрләре тәкъдим итми! Уйлап баш катырасы да юк. Булганыннан сайлап кына аласы!

– Туй көнне язылышу тантанасын кайдадыр читтә уздырырга теләүчеләргә аны ачык һавада түгел, бина эчендә үткәрергә тәкъдим итәр идем. Һава торышы никадәр генә җылы булса да, урамда басып торырга туры киләчәк. Туңган, кызыл борынлы фотолар бик үк матур чыкмаска мөмкин. Фотолар – гомерлеккә сакланачак истәлек бит.

– Кышкы туй белән җәй көне оештырылганы арасында бәя ягыннан әллә ни аерма юк. Бар да кешенең мөмкинлекләреннән чыгып эшләнә. Аны стандарт рәвештә дә, мөмкинлекләр зуррак булганда, купшырак итеп тә оештырып була. Шуңа күрә бу очракта конкрет бәяне атап булмый.

Айсылу ВӘЛИЕВА, стилист:

– Кыш көне өйләнешергә җыенган парлар, иң беренче чиратта, җылы кием ягын кайгыртырга тиеш. Аяк киемнәре дә үзе җылы, үзе матур булса, хәерле. Туй күлмәге өстеннән киелгән кыска гына җылы тун кышкы кәләш образын тагын да купшылатачак. Кәләшне бизәндергәндә куе, контраст төсләр кулланылса яхшы. Ап-ак кар фонында алар отышлы булачак. Кияү белән кәләшнең күлмәк, костюмнарына килгәндә, билгеле бер чикләр юк. Шулай да алар яшьләр сайлаган туй стиленә туры килсә яхшырак. Ап-ак карга төренгән табигать кочагында чиста ак төстәге туй күлмәге затлы күренәчәк. Кияүнең өстендәге зәңгәр яки зәңгәрсу төстәге костюм исә бу образны тагын купшырак итәчәк.


Фикер өстәү