Әлмәттә балалар уйнаган комлыкта Бөек Ватан сугышы ветераны орденын тапканнар

Әлмәт танкчылары берлеге вәкилләре югалган бүләкне — Колшәрип авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Газизов орденын, гаиләсенә кайтардылар. Ветеран инде вафат булган, шуңа күрә бүләкне улы Азат Газизовка тапшырдылар. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Баштан орденның иясен билгелиләр, солдатның хәрби юлын ачыклыйлар. Хәзер орден Газизовлар гаиләсе байлыгы булачак.

Танкистлар берлегенең Мактау грамотасын оныгы белән бергә комлыкта орденны тапкан Азат Муллагалиевка да тапшырдылар.

Алар «Батырлык» ордены кавалеры, «Танкистлар берлеге» рәисе Рамил Бәдретдинов белән берлектә орден хуҗасын табарга карар кылган һәм Россиядә «Бүләкләргә – икенче тормыш» дигән беренче хәрәкәтне шулай башлап җибәрәләр.

Бүгенге көндә дүрт сугышчан бүләккә (III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары) эзләү гаризасы җибәрелгән. Эзләү буенча тагын 19 бүләккә язма әзерләнә.

Танкистлар җиңүнең 75 еллыгы алдыннан «Бүләкләргә-икенче тормыш» хәрәкәтен Югары баш командующий хуплар һәм республика тәҗрибәсенә башка төбәкләр дә кушылыр дип ышана.


Фикер өстәү