Кан басымыннан даруны кайчан эчәргә?

Кешеләрнең сәламәтлеге һава температурасының кискен үзгәрешләренә дә бәйле. Артериаль кан басымы югары яисә түбән булган кешеләр аеруча интегә. Шуңа кагылышлы мәсьәләләр турында беренче категорияле табиб-терапевт Зәйтүнә Газизова белән сөйләштек.

– Һава торышы кинәт үзгәрү, атмосфера басымының күтәрелеп-төшеп торуы сәламәтлеккә ничек тәэсир итә?

– Кискен җылытып, кар яки яңгыр ява башладымы – атмосфера басымы төшкән дигән сүз. Ә бу хәл кешенең кан басымына төрлечә йогынты ясый. Гипотоникларның, мәсәлән, атмосфера басымы белән бергә артериаль басымы да төшә, ә гипертоникларныкы күтәрелә. Атмосфера басымы күтәрелгәндә, барысы да киресенчә була.

– Элек без тәгаен белә идек: нормаль кан басымы – терекөмеш баганасының 120/80 миллиметры. Соңгы вакытларда башка төрле саннар да ишетелә башлады.

– Әйе, 120/80 абсолют норма булып санала. Ләкин ул һәркемнең үзенә генә хас булырга мөмкин. Чөнки ул кешенең яшенә, шәхси үзенчәлекләренә, яшәү рәвешенә бәйле. Яшькә карап, менә мондый нормалар кабул ителгән:

Яшь Өске (терекөмеш баганасының мм) Аскы (терекөмеш баганасының мм)

16–20 100–120 70–80

20–40 120–130 70–80

40–60 140ка кадәр 90га кадәр

60тан өлкәнрәк 150 90

Кешенең нинди авырулары барлыгын да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, шикәр диабеты булганнар өчен т.б. 140/90 мм норма санала. 100/60 урта яшьтәгеләр өчен түбән дип исәпләнә, ә даими рәвештә авыр эш белән шөгыльләнүчеләргә, әйтик, спортчыларга 90/50 мм да норма була ала.

– Кан басымын төшерә торган даруларны табиблар моңарчы иртән эчәргә куша иде. Хәзер кич эчәргә, диләр. Ник алай икән?

– 19 мең кеше катнашында 5 ел буе бик зур тикшеренү үткәрелгән. Пациентларны ике төркемгә бүлгәннәр: берсе даруларны – иртән, икенчесе кич эчкән. Шул вакытта артериаль басымны төшерүче препаратларның кич эчкәндә нәтиҗәлерәк булуы ачыкланган. Бу хакта European Heart Jounal басмасында хәбәр ителде. Йоклар алдыннан эчелгән дару гипертонияле кешеләрнең төнге һәм көндезге басымнарын да контрольдә тотарга булыша икән. Шулай ук аларның инсульттан, йөрәк өянәгеннән үлү ихтималы икеләтә кимегән. Бер нәрсәне истә тоту мөһим: хәзерге вакытта кан басымыннан дару эчә торган булсагыз, бу тикшеренү хакында үз табибыгыз белән сөйләшегез һәм даруыгызны эчү вакытын үзгәртергә кирәкме-юкмы икәнне бергәләп билгеләгез. Чөнки табибның дару эчүне нәкъ шул вакытка билгеләвенең үз сәбәпләре булырга мөмкин.

Исләр белән дәвалану 

* Югары кан басымын нормага китерү өчен, эфир майлары салынган җылы ванна керү әйбәт. Гадәти зурлыктагы ваннага 8–10 тамчы лаванда, иланг-иланг, майоран, шалфей, бергамот майлары кушалар (барысын бергә түгел, ә төрле көнне төрлесен). Май яхшырак эресен өчен, суга салганчы аны бераз каймак яки диңгез тозы белән болгатырга кирәк. Ваннага күбек чыгара торган әйберләр салмагыз. Дәвалау ваннасына йоклар алдыннан 10–12 көн рәттән һәр көнне яисә 3 атна буе көнаралаш кереп яту файдалы.

* Хуш ис чыгара торган лампадан файдаланырга да мөмкин. Аның 2/3 өлешенә су салып, 4–5 тамчы лаванда мае тамызырга һәм бүлмәгә таралган хуш исле һаваны сулап, 20–30 минут тынычлап ятып торырга кирәк. Югарыда санап кителгән майларны да (иланг-иланг, майоран, шалфей, бергамот) нәкъ шулай ук кулланырга була. Моны хәлегез яхшырганчы көнгә бер тапкыр эшләргә кирәк. Аромалампа булмаса, берничә тамчы эфир мае сеңдерелгән кәгазь тастымалны җылы батарея өстенә куярга мөмкин.

* Артериаль басымны нормальләштерүнең тагын бер яхшы ысулы – эфир майлары белән массаж ясау. Башта 50 мл балалар кремына яки вазелинга 10 тамчы май (югарыда әйтелгәннәрнең берсен) салып болгатырга. Шул катнашма белән көн саен 2 атна гәүдәнең яка зонасын һәм бөтен арканы, аннары җилкәне һәм иңбашларны уарга.

* Әгәр гипертония белән бер үк вакытта йөрәк неврозы, стенокардия яки йөрәк ритмы бозылуның башка төрләре дә булса, яран, иланг-иланг, нероль, лайм майлары кулланалар. Дәвалану – алдагы пунктларда әйтелгәнчә.

* Эфир майларын кан басымы түбән булганда да кулланырга рөхсәт ителә. Дәвалану ысуллары шулай ук, тик майларны гына үзгәртергә кирәк. Гипотониядән розмарин, кара борыч, бөтнек майлары файдалы.


Фикер өстәү